“Тоталь диктант”та иң кыен сүзләр “палисадник” һәм “чересчур” булган

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). “Тоталь диктант” текстын язганда акциядә катнашучылар өчен “палисадник” һәм “чересчур” сүзләре зур кыенлык тудырган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары, Татарстан иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская әйтте.

“Экспертлар быел диктантның филологлар төшенчәсендәге "диктант" таләпләренә күбрәк туры килүен билгеләп үттеләр. Диктантны күп еллар язучы кешеләр ризалашыр дип уйлыйм, ул инде классикага якын. Әгәр дә элек автор билгеләре чикләрне күпләп узган булса, алар хәзер аз күләмдә. Мөгаен, тексттагы туры сөйләм булган бер җөмлә генә кыенлык тудыргандыр. Калганнары исә классик кысаларда булды”, - дип сөйләде спикер.

Аның сүзләренчә, катнашучыларда барыннан да бигрәк пунктуация проблема тудырган. “Әгәр дә орфография турында әйтсәк, "палисадник" сүзен дөрес язу авыр булган. Мөгаен, – "поле", "полей" сүзләре белән ассоцияләшкәндер ул. "Времени было в обрез" җөмләсе очрады. "В обрез"ны төрлечә язганнар. "Чересчур" сүзе тагын. Әлегә кадәр дөрес язылмаган төрле очраклар бар. Сыйфат сүзләрдә ике “с” һәм бер "н" белән язалар. Һәр елны без аны зур кыенлык итеп кабул итүләрен күрәбез”, - дип билгеләп үтте Александровская.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
578
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ике йөрәк – бер сукмак
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
222
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
614
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
631
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
603
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1099
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы