Транспортта кодлар кертү белән ашыкмаска уйладылар
Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин җәмәгать транспортында QR-код системасын кертү турындагы закон проекты әлегә каралмыячак дип хәбәр итте.
Россия Транспорт министрлыгы җәмәгать транспортында QR-кодлар системасы турында законның барлык нечкәлекләрен өйрәнүне дәвам итәчәк. Дәүләт Думасының Транспорт һәм транспорт инфраструктурасын үстерү комитеты башлыгы Евгений Москвичев сүзләренә караганда, бүген Дәүләт Думасы утырышында Комитет закон проекты кабул итүне күчерү һәм аның уңай-тискәре якларын өйрәнергә тәкъдим итәчәк. Кичә Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин җәмәгать транспортында QR-код системасын кертү турындагы закон проекты әлегә каралмыячак дип хәбәр итте.
Фото: код
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк