Логотип
Хәбәрләр

Түбән Кама беспилотниклар һөҗүменә дучар булды. Татарстанда мәтәм көне игълан ителде

Бүген иртән, 10 август Түбән Кама шәһәре беспилотниклар һөҗүменнән зыян күрде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, 13 кеше һәлак булган, шулар арасында 1 бала да бар. 39 зыян күрүче билгеле. 

Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте.

«Бүген иртән безнең республика чираттагы һөҗүмгә дучар булды. Дошман пилотсыз очкычлары гражданнар объектларына һөҗүм ясады һәм без, кызганычка каршы, кешеләрне югалттык. Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләргә тизрәк терелүләрен телим. Барысына да ярдәм күрсәтәчәкбез», – дип язды Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021