Туфан Миңнуллинга багышланган «Иртыш моңнары» фестивале Гран-при иясе 1 мең евро алачак

Фестиваль Габделхак Ахунҗанов җитәкләгән «Хак» Иртыш буе татар һәм башкорт берлеге белән Сәмәйнең Татар сәнгать мәктәбе тарафыннан оештырыла.

Казахстанның Сәмәй шәһәрендә 2-4 ноябрь көннәрендә Туфан Миңнуллинга багышлап уздырылачак "Иртыш моңнары" фестивале Гран-при иясе 1 мең евро алачак . Бу хакта «Татар-информ»га фестивальнең сәнгать җитәкчесе Габделхак Ахунҗанов хәбәр итте.

«Безнең «Көзге Иртыш моңнары» фестивален элегрәк шулай ук ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһапов иҗатына багышлап үткәргәнебез бар иде. Быел фестивальне Туфан Миңнуллин истәлегенә багышларга карар кылдык. Бәйге программасында татар халык җырлары һәм татар композиторларының классик әсәрләре генә түгел, Туфан абыйның да җырлары яңгыраячак», – дип хәбәр итте фестивальнең сәнгать җитәкчесе.

Фестивальнең кунаклары буларак, Сәмәйгә ноябрьдә Туфан Миңнуллинның гаиләсе дә килер дип планлаштырыла. «Габделхак Ахунҗанов иҗади актив музыкант, мөгаллим буларак җырлар җыентыгы белән бик кызыксынды. Казахстанда фестиваль үткәрү турында узган ел сөйләшкән идек, ул аны инде тормышка да ашыра», – диде «Татар-информ»га җыентыкны төзүче – Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова. 

Бәйгедә Казахстаннан гына түгел, БДБ илләреннән, ерак чит илләрдән дә 3 яшьтән башлап 84 яшькәчә иҗатчылар катнаша ала. Алар вокал (соло, ансамбль), бию (соло, ансамбль) һәм нәфис сүз кебек жанрларда көч сынашачак. Иң талантлы кешегә 1 мең евро күләмендә Гран-при тапшырачаклар.

Автор: Лилия Гаделшина

Фото: Д. Ахунҗанова

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
692
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тинчурин театры яңа сезонын ача
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
707
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1164
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
934
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
729
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1093
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
775
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы