Туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак
Туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак. Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"га...
Туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак. Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"га биргән интервьюсында җиткерде.
"20-21 июльдә Думадан “ата-аналарның “туган тел” предметын укуны сайлау хокукы сакланып кала”, дип язылган закон чыгачак. Ә предмет үзе, алгебра, физика, химия һәм башкалар кебек, укыту программасының төп өлешендә булачак. Шулай итеп, РФ Мәгърифәт министрлыгы шушы закон нигезендә дәүләт туган телләрен өйрәнү өчен федераль дәүләт стандартлары эшләячәк. Бу стандартларга нигезләнеп, мәгариф системасына белем бирү программалары үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, бу программаларда туган телләрне укыту мәҗбүри өлешкә кергән булачак", - дип җиткерде Гыйльметдинов.
“Мәҗбүри” дигән сүз беркемне дә куркытмасын. Бу бары ул белем бирү программасының төп өлешендә булганлыгын гына аңлата. Һәм шулай ук “ихтыяри” дигән сүз дә беркемне дә куркытырга тиеш түгел. Монда “туган тел” предметы кысаларында кайсы телне өйрәнәчәгеңне сайларга кирәк булачагы турында сүз бара", - ди депутат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк