Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Якутиядә уздырылган «Биир күн» I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында Гран-прига Татарстан вәкиле ия булды. Әле яңа...
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Якутиядә уздырылган «Биир күн» I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында Гран-прига Татарстан вәкиле ия булды. Әле яңа гына билгеле булган хәбәрне “Татар-информ”га конкурста катнашкан Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов үзе хәбәр итә.
Нәтиҗәләр интерактив тавыш бирү юлы белән хәл ителгән. Бу – жюри нәтиҗәсе. СМС-тавыш бирү буенча баллар артык югары түгел: әйтик, Якутия вәкиле, 6000 тавыш җыеп, “Тамашачы мәхәббәте” призыка лаек булган. “Мин күбрәк жюри өчен эшләдем”, - ди Айдар Сөләйманов.
Конкурс шартлары буенча, барлык җырлар туган телдә башкарылган. Айдар Сөләйманов халкыбызның 2 җырын һәм композитор әсәрләрен сайлаган. Болар – “Илче Бага” һәм “Рәйхан” халык җырлары; Ренат Харис белән Резеда Әхиярованың “Зәңгәр томан”, Ренат Харис белән Эльмир Низамовның “Атлар чаба” җырлары.
“Атлар чаба” – “Төрквидениедә” икенче урын алган җыр, “Илче бага” – “Үзгәреш җиле – 2016”да тәкъдим ителгән иде.
«Биир күн» («Под одним солнцем») – I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла. Конкурста Россиянең 11 төбәге – Алтай Республикасы, Башкортстан, Бурятия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Кырым Республикасы, Чукотка, Тыва, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Саха (Якутия) Республикасыннан 11 җырчы катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
Комментарий юк