Туган телгә яңа шартларда өйрәтәбез
Бүген Казанның IT парк үзәгендә татар телле ата-аналар өчен «Яңа шартларда туган телдә тәрбия» дигән конференция узды. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татар ата-аналары» берләшмәсе оештырган....
Бүген Казанның IT парк үзәгендә татар телле ата-аналар өчен «Яңа шартларда туган телдә тәрбия» дигән конференция узды.
Чараны Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татар ата-аналары» берләшмәсе оештырган. Спикерлар арасында «Мәгариф» ассоцияциясе президенты Марат Лотфуллин, КНИТУ-КХТИ профессоры, техник фәннәре докторы Исмәгыйль Хөснетдинов, педагогия фәннәре докторы Рәмзи Дәүләтов, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков һәм башка белгечләр бар. Конференция кичке 19га кадәр барачак.
Биредә төп мәсьәлә – балага татар телендә тәрбия бирү турында җитди сөйләшү булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк