Туган телне мәҗбүри укытуны яклаган петицияне дүрт меңнән артык кеше имзалаган
(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Туган телләрне мәктәп программасында мәҗбүри укытуны саклау турындагы петициягә бер атна эчендә дүрт меңнән артык кеше имза куйган. Петициянең авторлары - "Россиядә...
(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Туган телләрне мәктәп программасында мәҗбүри укытуны саклау турындагы петициягә бер атна эчендә дүрт меңнән артык кеше имза куйган. Петициянең авторлары - "Россиядә туган телләргә каршы законга – юк” инициативалы төркеме.
Петиция 10 апрельдә Дәүләт Думасы утырышында “Россия Федерациясендә белем бирү турындагы” федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнән соң язылды. Дәүләт Думасы депутатлары республикаларның милли телләрен ата-аналар ирегенә бирү яклы.
Петицияне төрле халыкларның танылган сәяси һәм мәдәни эшлекләре дә имзалаган. Алар - Якутия депутаты Иван Шамаев, Дагыстанның көнчыгыш телләрен өйрәнү белгече Руслан Корбанов, журналистлар Руслан Айсин һәм Марк Шишкин.
“Россиядә туган телләргә каршы законга – юк” инициативалы төркем якын арада петиция имзалаучыларны биш мең кешегә кадәр җиткерүне максат итеп куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк