“Туган як экологиясе” бәйгесендә җиңүче Санкт-Петербургка юллама алачак
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә “Туган як экологиясе” республика бәйгесен уздыра. Төп җиңүче Санкт-Петербургка ...
Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә “Туган як экологиясе” республика бәйгесен уздыра. Төп җиңүче Санкт-Петербургка - Рус география җәмгыятенең штаб-квартирасына сәяхәткә юллама алачак. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.
Бәйгедә катнашу өчен Татарстанда 10 сентябрьгә кадәр проект әзерләргә һәм тормышка ашырырга кирәк. Проектлар түбәндәге юнәлешләрдә тәкъдим ителә: табигатьтә яки башка урыннардагы мәйданнарны төзекләндерү; фәнни-тикшеренү проектлары, экологик экспедиция; экологик-агарту эчтәлегендәге проектлар.
Бәйге өч этапта уздырыла: 1нче этапта 2018 елның 10 сентябренә кадәр бәйгедә катнашучылар үз проектларын rgo.project@mail.ru электрон адресы аша бәйге оештыручысына юллый. 2нче этапта 11 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр эксперт жюри проектларны бәяләп, финалистлар исемлеген төзи. Анда иң яхшы 6 проект керәчәк. 3нче этаптта проектлар жюри әгъзалары алдында тәкъдим ителә.
Бәйгедә Татарстан учреждениеләре (югары, урта һөнәри, урта мәктәпләр һәм профильле оешмалар) укучылары һәм педагогларыннан 4 кешелек һәм аннан кечерәк составтагы төркемнәр катнаша ала. Балигъ булмаганнар төркеме булса, аларның җитәкче педагоглары булырга тиеш.
Финалга чыгучылар Рус география җәмгыятенең танылган сәяхәтчеләре һәм тикшеренүчеләреннән мастер-класслар алачак. Җиңүчегә төп приз - Санкт-Петербургка (Рус география җәмгыятенең штаб-квартирасына) сәяхәт. Икенче, өченче урынны яулаган командалар CMAS халыкара системасы буенча акваланг белән суга чумачак.
Тулырак мәгълүмат белән https://www.rgo.ru/ru/tatarstan сайтында таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк