Тукай районының "Питрау" һәм "Әллүки" коллективлары "Иске Казан түгәрәк уены"нда катнашты
Республика фестивалендә катнашып, районның фольклор коллективлары башка төбәкләрнең үзешчәннәре белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә алдылар Тукай районының "Питрау" һәм "Әллүки" коллективл...
Республика фестивалендә катнашып, районның фольклор коллективлары башка төбәкләрнең үзешчәннәре белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә алдылар
Тукай районының "Питрау" һәм "Әллүки" коллективлары "Иске Казан түгәрәк уены"нда катнашты, дип яза җирле басма.
Күзкәйдән Рафис Хәсәнов җитәкчелегендәге «Әллүки» ансамбле тамашачысы игътибарына «Кияү мунчасы» композициясен тәкъдим итте. Мәләкәстән Людмила Адамова җиктәкчелегендәге «Питрау» балалар фольклор ансамбле исә «Өй саклау» күренешен һәм «Урак өсте» вокаль-бию чыгышын күрсәтте. Коллективлар район данын лаеклы якладылар, аларның концерт номерлары көчле кул чабуларга күмелде.
«Иске Казан түгәрәк уены»на барган райондашлар башка коллективларның да тамашаларын карап, үзләренә тәҗрибә җыеп кайттылар. Бәйрәм, һәр елдагыча, бик матур булды. Төп мәйданда спорт ярышлары, милли уеннар да оештырыллы, Үзәк сәхнәдә Казан шәһәренең профессиоанль иҗат коллективлары һәм артистлар чыгыш ясады. Ә республика районнарыннан килүчеләргә махсус рәвештә аерым сәхнә бирелде. Дагыстаннан килгән канатта йөрү осталарын да райондашлар һәм фестивальнең башка кунаклары бик кызыксынып карады. Балалар исә гадәти булмаган аттракционнарда уйнадылар, төрле ярышларда катнаштылар.
Республика фестивалендә катнашып, районның фольклор коллективлары башка төбәкләрнең үзешчәннәре белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә алдылар.
Фото:tukai-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк