Туристларны "Әпипә"гә биетәбез
"Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына килүче туристларны флешмоб белән каршы алалар. Ул "Мама, я в Казани" дип атала. Бу хакта IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзә...
"Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына килүче туристларны флешмоб белән каршы алалар. Ул "Мама, я в Казани" дип атала. Бу хакта IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә музейның директоры Зилә Вәлиева хәбәр итте.
"Туристларга күтәренке күңел, яхшы кәеф бүләк итәр өчен оештырдык әлеге флешмобны. Исеме дә бик үзенчәлекле. Кунакларга ошый, аеруча "Әпипә"гә тыпырдап, күмәкләшеп бииләр. Башка көй куйсак, кабаттан "Әпипә"не сорыйлар. Татар халык биюләре аша халкыбызның үзенчәлекле якларын, бию сәнгатенең мәдәниятне үстерүдә тоткан урынын күрсәтергә телибез", - диде музей директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк