Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе туристларга кызыклы төп-5 урынны атады
Сергей Иванов Казан Кремлен, Зөя, Болгар шәһәрләрендә булырга, Казан концертын тамаша кылырга әйтте. (Казань, 14 июнь, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ива...
Сергей Иванов Казан Кремлен, Зөя, Болгар шәһәрләрендә булырга, Казан концертын тамаша кылырга әйтте.
(Казань, 14 июнь, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов туристларга кызыклы булган төп-5 урынны атады. Бу хакта ул бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында белдерде.
“Беренче чиратта Казан Кремле территориясенә килеп, Сөембикә манарасын күзәтергә киңәш итәр идем. Шулай ук җирле туклану пунктларында безнең милли чәкчәк һәм токмачлы ашны авыз итеп карамыйча китәргә ярамый. Өченчедән – Зөя шәһәр-утраучыгы, дүртенчедән – ислам дине кабул ителгән урын Изге Болгарны күрергә кирәк. Бишенчедән, берәр концертны тамаша кылырга була”, - диде Сергей Иванов.
Фото: Ильнар Тухбатов, Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк