Туташның мәхәббәте – сәхнә
Мин театр бүлекләрендә укучы студентларның һәммәсен дә бу спектакльне карарга өндәр идем. Үзегезне сәнгатькә багышларга, тарихта калырлык бөек актер булырга ният итсәгез, җиде кат үлчәп, бер кат кына кисәргә һәм үз-үзеңә шундый сораулар бирергә кирәктер: “Мин Сәхибҗамал кебек үк була аламмы? Миндә аңардагы кебек үк сәхнәгә гыйшыклык, гаярь көч, тыелгысыз омтылыш бармы?”
Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча «Туташ» спектакле тәкъдим ителде.
Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1892–1976) – беренче профессиональ татар актрисасы, тарихта якты эз калдырган көчле шәхес, Татарстанның атказанган артисты (1926). Табигый ки, иҗатчылар тарафыннан аның образына карата кызыксыну һич тә сүрелми. Г.Тукайның «Ике кояш» (1909) шигыре нәкъ менә аңа – Ильяс Кудашев-Ашказарскийның «Сәйяр» труппасы составында 1907 елда театр сәхнәсенә татар хатын-кызларыннан беренче булып аяк баскан туташка – багышланган.
Сәнгатькярның сәхнә образы тәүдә Нәкый Исәнбәтнең «Сәхибҗамал Волжская» (1944) «тантаналы драма»сында үзәккә калка. Әдәбиятчы М.М. Хәбетдинова билгеләвенчә, пьесаның язмышы җиңел генә булмый. Журнал варианты «Совет әдәбияты»нда 1945 елда басылып чыга һәм 1963 елда гына «Гөлҗамал» исеме белән Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры тарафыннан Уфада тамашачы хөкеменә чыгарыла. Н. Исәнбәт, сәхнә кануннарыннан тыш, заман таләп иткән идеологик кысаларны сакларга мәҗбүр булгандыр, әлбәттә. Әмма әсәрнең Сәхибҗамал образын тарихта, хәтердә саклау өчен зур роль уйнавы шиксез. Волжскаяны «шәрык театры йолдызы» дип атаган, аны чиксез ихтирам иткән драматург актриса белән иҗади бәйләнештә тора, хатлар алыша, пьесага карата уңай бәясен, ризалыгын ала. 2007, 2021 елларда камаллылар янә бу әсәргә мөрәҗәгать итә.
Волжская ханымның язмышы, гомумән, татар хатын-кызының 20 нче гасырдагы тарихи урыны, иҗтимагый һәм мәдәни әһәмияте, идеяви һәм идеологик роле турында уйланулар фәлсәфи бер күпер буларак каралырга хаклы. Беренчеләрдән булып чикләрне атлап үтү, сәхнәгә чыгу өчен белем дә, тәрбия дә, гаярь холык та, ул чордагы җәдитчелек хәрәкәтен тудырган милли, дини, иҗтимагый шартларның өлгереп җитүе дә мотлак булгандыр. Шулай ук гадәти сәбәпләр төене белән генә аңлатыла алмый торган, идеягә хезмәт итү, «сәхнә җене» кагылу кебек гайре табигый хасиятләр дә...
Сәхнәгә чыгуыннан соң (1907) йөз елдан артык вакыт үткәннән соң да Волжская шәхесенә карата кызыксыну сүрелми. Татар халкының танылган шәхесләре турында роман язу өчен 2014нче елда биш язучыга Татарстан Язучылар берлеге һәм Мәдәният министрлыгы тарафыннан грант бирелгәч, язучы Айгөл Әхмәтгалиева Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында әсәргә алына. Ел ярым буе материал туплый, архивларда эзләнә. Роман «Мәйдан» (2017, № 7–12), «Тулпар» (өзекләр) (2018, № 3) журналларында дөнья күрде, Татарстан китап нәшриятында 2019 елда китап булып басылып чыкты. Автор чәчмә әсәр белән чикләнеп калмыйча, «Яратып туялмадым» пьесасын да язды. Пьеса 2022 елда Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында сәхнәгә куелса, быел май аенда Уфа «Нур» татар дәүләт театрында «Туташ» исеме белән сәхнәгә менде. «Нур» театрының әсәргә алынуы табигый, чөнки театр тарихы нигезендә нәкъ менә Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская 1912 елда Уфада оештырган «Нур» татар труппасы эшчәнлеге ята. Әйткәндәй, уфалылар актриса истәлеген иҗтимагый яссылыкта да яңартты: 2001 елда Уфада оешкан татар хатын-кызлар оешмасы «Сәхибҗамал» исемен йөртә һәм бүгенгәчә эшләп килә, алар «Туташ» романы авторы белән эчтәлекле очрашу да оештырган иде.
Гомум алганда, А. Әхмәтгалиеваның романы, пьесасы һәм «Нур» сәхнәсендә куелган спектакль – бер тарихи материалның өч интерпретациясе, дип билгеләргә мөмкин. Нәкый Исәнбәт пьесасын, Волжскаяның үзенең төрле елларда дөнья күргән истәлекләрен (1926, 1941), көндәлеген, аның хакында Гази Кашшафның (1958), башкаларның хатирәләрен исәпкә алганда, карашлар төрлелеге яши дип әйтергә дә җирлек бар.
Миңа калса, А. Әхмәтгалиева беренче татар актрисасының катлаулы язмышын тергезеп, шәхси фаҗигасен ачып, аңа хәзерге чор биеклегеннән торып, цензурасыз шартларда, киңрәк һәм яңа күзлектән караш салган. Сәхибҗамал дәртләнеп, бар җаны-тәне белән ышанып атлаган юл аны, ни кызганыч, тетрәндергеч шәхси фаҗигагә илтә: финалда ул Чистай психик авырулар интернатында, ялгыз, хезмәттәшләре һәм дәүләт тарафыннан онытылуга дучар халәттә.
«Яратып туялмадым» пьесасының кулъязма вариантында да шушы үзенчәлекләр чагыла. Куркыныч баз образы, Сәхибҗамал куенындагы ятим мәче баласы, дисбе төймәләре сыман тезелгән ретроспектив хатирәләр – вакыйгалар интернатта һәм героиняның хатирәләрендә, кичерешләрендә бара, әсәрдә экспрессия көчле. Статика һәм динамика, хәзергеләр һәм үткәннәр каршылыгы параллель бирелә дә финалда яшь һәм карт Сәхибҗамалның бәхәсе буларак чишелеш ала. Хәер, яшь Сәхибҗамалдан бигрәк, карт актриса белән автор үзе бәхәсләшә. Сәхибҗамалларның исә яше дә, карты да үзенә тугры: алар чынбарлыктан читтә, үз дөньяларында, ялгызлыкта, театрга табынуда, аффект, экстаз чигенә якын халәттә яши. Романның беренче өлешендә мул буяулар белән сурәтләнгән 20 нче гасыр башы картиналары биредә күренми, автор, гүя, чишелеп бетмәгән мәсьәләләрне пьесада хәл итәргә омтыла.
Уфа «Нур» татар дәүләт театрында куелган «Туташ» спектаклендә, роман һәм пьесадан аермалы буларак, яңа сызыклар пәйда булган. Автор ихтыяры белән анда Жанна д’Арк образы килеп керә. Карт Сәхибҗамал Францияне инглиз изүеннән коткарган Орлеан туташы белән саташа башлый. Психик авырулар интернатындагы кеше өчен бу табигый хәл булса, икенче яктан, әлеге алым Сәхибҗамалны Жанна д’Арк белән тиңләү кебек кабул ителә. Әлбәттә, биредә бәхәскә урын бар. Гаярьлекләре, югары идеаллар, халык бәхете, ирек өчен көрәшүләре охшаш булса да, француз туташы чит ил изүенә каршы күтәрелә һәм җәзалап үтерелә. Сәхибҗамалның максаты – патриархаль татар тормышына яңалыклар кертү, рус, Ауропа мәдәниятенә юл ачу, татар хатын-кызын гаилә тоткынлыгыннан коткару. Һәм репрессия тәгәрмәче астында калган байтак хезмәттәшләреннән аермалы рәвештә, Волжская үз үлеме белән картаеп вафат була.
Спектакльнең иң истә кала торган берничә вакыйгасы бар: карт Сәхибҗамал ике мәртәбә югары күтәреп йөртелә: авырулар һәм актёрлар тарафыннан. Бер яктан, режиссёр, Башкортстанның атказанган артисты Азат Җиһаншин, постмодерн элементларын кулланып, берникадәр ирония алымына мөрәҗәгать итә, икенче яктан, актрисаның җәмгыятьтә тоткан урынын, бәһасен шулай образлы итеп ассызыклый. Фон буларак кына яңгыраучы музыка, төсләре артык ачык булмаган костюмнар, кычкырып торган милли элементларның юклыгы шулай ук постмодерн тәэсирен көчәйтә. Гомумән, режиссёрның карашы актрисаның язмышына юнәлгән, ул аны нәкъ менә коллегасы, сәхнә кешесе буларак өйрәнә, аның күңел тирәнлекләрен ача. Карт Сәхибҗамалны уйнаган Финә Вәлиева (Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисткасы) өчен бу, һичшиксез, чираттагы уңышлы тирән рольләреннән берсе. Тимер башлы карават тирәсендә өч сәгать буе тамашачы игътибарын тотып тору өчен, ай-һай, күпме көч кирәк. Яшь Сәхибҗамалны башкарган Чулпан Раянова амплуасына да драматик рольләр хас. Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» спектаклендәге төп роле белән кайбер уртаклыклар күзгә ташланмый түгел. Сәхибҗамалның өлкәнәю бару этапларын гәүдәләндергәндә исә Чулпанның таланты яңа бизәк, актёрлык табышлары, яңа ымнар, йөз-караш чалымнары белән балкый башлый.
Спектакльне шушы ике роль тотып тора. Калган персонажлар (ә спектакльгә дүрт дистәләп актёр җәлеп ителгән) – икенче, өченче планда. Туташның беренче мәхәббәте Әхмәт (Винер Фәйзуллин), хәтта ки Тукай (Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов), Фатих Әмирхан (Риф Гобәйдуллин), Ильяс Кудашев-Ашказарский (Башкортстанның атказанган артисты Айрат Фатыйхов) – гомумән, ир-ат образлары шактый тонык булып күренәләр. Арадан Кәрим Тинчурин (Руслан Хисаметдинов) күпмедер дәрәҗәдә үз холык-фигыль сыйфатларына ия образ буларак шәйләнә. Ир-атлардан бер Русинов (Азат Вәлиуллин) кына сәхнә пространствосының алгы планына үтеп чыга ала. Һәм, ирексездән, үткән гасыр башында ир-атлар шулай ук кыюсыз, ихтыярсыз булды микәнни дигән сорау туа.
Һәр әсәрнең үзәгенә, кагыйдә буларак, конфликт салына. Ул үстерелә килеп, геройларның чын йөзе ачыла, конфликт чишелеше әсәрнең идеясен ачыкларга мөмкинлек бирә. «Туташ» спектаклендә конфликт сызыклары берничә. Сәхибҗамалны канат астына алучы фельдшер Петров (Эльмир Хәертдинов) белән кырыс, битараф баш табиб (Альберт Шәйхетдинов) арасындагы тарткалаш финалда Петров файдасына хәл ителә: Сәхибҗамал онытылмаган, аны әнә актерлар югары чөяләр. Авыру актриса белән сөйләшеп утырган Петровны шәфкать туташы сәхнә артыннан фамилиясе белән кычкырып, билләһи, бер ун тапкыр гына чакырып аладыр. Бу аны, бердән, сәхнәдән чыгару алымы, икенчедән, режиссёр гүя дә тамашачылар арасыннан Петровларны эзли, алар күңелендә Петровныкыдай миһербанлылык, мәрхәмәтлелек хисләре уятырга тели.
Өлешчә конфликт сызыклары Сәхибҗамал белән Габдулла Кариев (Башкортстанның атказанган артисты Вилдан Мисбахов), аннан Гөлсем Болгарская (Эльвира Бигалиева) белән мөнәсәбәтләрдә кабынып ала.
Гомумән, сәнгатькяр шәхес һәм җәмгыять арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр спектакльдә үзәк бер сызык буларак үстерелә. Театр коллективындагы каршылыклар, гомум җыелышның җан өшеткеч күренеше, әле генә Волжскаяны күккә чөйгән төркемнең, котырып, аны аяк астына салып таптавы, интернатта баш табиб тарафыннан тупас, рәхимсез караш – болар бар да төп геройның гомере буена упкын өстеннән атлавын ассызыклый.
Әхмәт белән мәхәббәт каршылыгы шактый эзмә-эзлекле бара, әмма икесе өчен дә артык тетрәнүләрсез хәл ителә сыман: егет башкага өйләнә, Сәхибҗамал ашкынып-алгысынып театрга хезмәт итүен дәвам итә. Әхмәт белән каршылыклар, әлбәттә инде – Туташ күңелендәге эчке каршылыкларның чагылышы. Туташның мәхәббәте – сәхнә. Ул аңа мәҗүси бер табыну белән табына, аның өчен яшьлеген, сәламәтлеген, гомерен бирергә әзер. Аның дингә карата мөнәсәбәте гыйбрәтле. Күрәләтә каршы чыкмаса да, ул тарафка салкынлыгын режиссер тотып алган: мәдрәсәдәге абыстайның (Башкортстанның атказанган артисткасы Ирина Ганиева) сәхнәдә бирелеше А. Островскийның Кабанихасына шактый охшаш. Туып-үскән мохит, әти-әнисе, туганнары, ахирәтләре, ир, асрамага алынган Неля (Зарина Фәйзуллина), көнкүреш мәшәкатьләре, хәтта ки чынбарлык үзе – болар Волжскаяның идеалларына комачау итәргә сәләтле. Алар белән бәйләнешләрне берәм-берәм җуя бару, шәхси мәнфәгатьләрне театр хакына корбан итү, чынбарлыктан хыял дөньясына күчү – легендар актриса күңелендәге төп каршылыклар шул сәбәпле дөрли, минемчә. Актрисаның хезмәттәшләре белән конфликтларга керергә тырышмавы, моңа әһәмият бирмәве дә үз алдына зуррак максатлар кую белән аңлатыла.
Ягъни әсәрдәге төп конфликт шәхес һәм җәмгыять арасында гына түгел, ул герой җанында кайнаган эчке каршылыкларга корылган. Спектакльдә ике Сәхибҗамал булу, аларның финал бәхәсе нәкъ шуның белән аңлатыла. «Хатын-кыз дөньяга иң элек ир хатыны, бишек тибрәтүче ана булыр өчен яралган. Неля өчен дә әни була алмадың бит. Балага бирерлек җылылык тапмадың күңелеңдә», – дип гаепли яшь Сәхибҗамал карт актрисаны. «Мин сәхнәне яратуым хакына боларның барысыннан да баш тарттым! Артистларымны ияртеп, татар театры хакына ил гизеп йөргәндә, ачлыктан, салкыннан теткәләнеп беткән тәнемдә ана булырлык куәт калмаган иде!» – дип аклана Волжская. «Кемгә кирәк син? – дип, иҗат кешеләренең гамәлдә никадәр яклаучысыз, ялгыз булуына ишарәләп, яшь Сәхибҗамал һаман аның ярасына тоз сибә: – Дәүләткәме, театргамы, артистларгамы? Син аларның барысы өчен дә артык мәшәкать кенә...» Волжскаяның җавабы көтелгәнчә: «Мин сәхнә өчен, театр өчен яшәдем. Пыскып түгел, янып! Балам булмады, тик минем «Нур»ым бар! Ул мәңгелек!»
Гомумән, катлаулы тарихи, әдәби, мәдәни материалны иҗади эшкәртеп, сәхнәгә мендерү өчен театр нык зур көч куйган. Спектакльгә А. Әхмәтгалиева иҗат иткән романның да, пьеса вариантларының да тәэсире зур. Нәтиҗәдә, актерлар уены, берсүзсез, авторның төп идеясенә һәм режиссерның уй-ниятенә буйсына: сәхнәдә «Нур» театрының гына түгел, «татар театрының анасы» булган зат – Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның калку, хисле-ашкынулы, драматик-романтик образы хасил булган. Гасыр башының яңа тормыш, театр өчен дәрт итеп йөрүче һәм каядыр китеп югалучы төркем-төркем татар шәхесләре, ап-ак киемле, орденлы һәм чал Сәхибҗамалның тимер башлы аскет караваты, актрисаны герой итеп югары чөйгән авырулар, артистлар төркеме, миһербанлы Петровны кабат-кабат таптыручы табиблар, ятим кыз Неля, чарасыз Русинов – болар бар да онытылмаслык дәрәҗәдә хәтергә үтеп, сеңеп калалар. Һәм мин театр бүлекләрендә укучы студентларның һәммәсен дә бу спектакльне карарга өндәр идем. Үзегезне сәнгатькә багышларга, тарихта калырлык бөек актер булырга ният итсәгез, җиде кат үлчәп, бер кат кына кисәргә һәм үз-үзеңә шундый сораулар бирергә кирәктер: “Мин Сәхибҗамал кебек үк була аламмы? Миндә аңардагы кебек үк сәхнәгә гыйшыклык, гаярь көч, тыелгысыз омтылыш бармы?”
Автор: Дилбәр Булатова-Сөләйманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк