Тын океан флоты оркестры “Казан фанфаралары” фестивалендә катнашачак

Тын океан флоты оркестрыннан тыш Россия оборона министрлыгы Казанга Самара, Саратов, Уфа, Пенза һәм Йошкар-Оладан биш оркестрны җибәрәчәк.
Казан Кремлендә VII “Казан фанфаралары” оркестрлары фестивалендә Владивостокның Тын океан флоты оркестры беренче тапкыр чыгыш ясаячак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Казан фанфаралары” оркестрлары фестивале 16нан 19 августка кадәр узачак. Дүрт көн эчендә 14 шәһәрдән 19 коллектив, 600дән артык музыкант чыгышы көтелә.
Фестиваль көннәрендә оркестрлар “Черек күл”, “Крылья Советов”, “Урицкий исемендәге парк” һәм “Җиңү паркы”нда чыгыш ясаячак. Тын океан флоты оркестрыннан тыш Россия оборона министрлыгы Казанга Самара, Саратов, Уфа, Пенза һәм Йошкар-Оладан биш оркестрны җибәрәчәк.
Казанны яшь музыкантларның ике оркестры – Тынлы оркестр һәм 13нче музыка мәктәбеннән Барабанчылар ансамбле тәкъдим итәчәк.
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2023 - 11:58
-
26 май 2023 - 15:39
-
26 май 2023 - 11:57
-
25 май 2023 - 11:55
-
24 май 2023 - 11:51
-
23 май 2023 - 11:54
-
22 май 2023 - 11:53
-
21 май 2023 - 12:39
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте