Удмурт язучысы: Без туган телләрне укыту мәсьәләсен хәл итүне Татарстаннан көттек
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Серги (Вячеслав Сергеев) Россиянең милли республикаларында туган телләрне укыту мәсьәләсен Татарстан хәл итәргә мө...
(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Серги (Вячеслав Сергеев) Россиянең милли республикаларында туган телләрне укыту мәсьәләсен Татарстан хәл итәргә мөмкин дип санавын әйтте. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.
Вячеслав Ар-Серги Дәүләт Думасы туган телне ата-аналар теләге белән укыту турында закон проекты кабул ителгән очракта Удмуртия өчен берни дә үзгәрмәячәк ди. “Удмурт теленең мәҗбүри укытыла торган предметлар исемлегенә элек тә кергәне булмады. Уртача дәрәҗәдә ничек эшли идек, әле дә шулай эшлибез”, - диде ул.
Язучы Татарстан республикасы туган телне укыту проблемасын хәл итәчәк дип өметләнгән булуын әйтте. “Әмма барлык рус булмаган Россияле көткән сөйләшү әле булмады. Татарстанда да көзен бу мәсьәлә хәл ителер дигәннәр иде, әмма проблема чишелмәде”, - диде ул.
Язучы фикеренчә, туган тел ул – тәрбия нигезе. “Туган телсез кеше үз урынын таба алмый. Ә безнең бай хакимият моны аңламый. Туган телсез кеше гражданин дип тә санала алмый. Кемнеңдер теләге белән генә туган телне алып атып, юк итеп булмый. Бу дөньяда бар әйбер дә үзара бәйләнгән. Шуны аңларга кирәк. Халык бит сүз әйтергә курка. Ә халык сүз әйтмәгәндә теләсә нәрсәләр эшләргә була. Хәерчегә җил дә каршы”, - ди ул.
Шагыйрь хәзерге вакытта Удмуртиядә туган телдә мәҗбүри укытуны кертүне мөмкин эш түгел дип саный. Әмма шул ук вакытта тел укыту мәсьәләсендә хәлләре Удмуртиядән дә начаррак булган республикалар бар икәнен искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
8 апреля 2025 - 22:26
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк