Уфада рекорд куйганнар!
Милли киемнәр кигән кешеләр Уфада иң зур әйлән-бәйлән ясап, рекорд куйганнар. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте. "Салават Юлаев мәйданыннан Зәки Вәлиди урамы буйлап, Уфа амфитеатрына, “Ватан...
Милли киемнәр кигән кешеләр Уфада иң зур әйлән-бәйлән ясап, рекорд куйганнар. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.
"Салават Юлаев мәйданыннан Зәки Вәлиди урамы буйлап, Уфа амфитеатрына, “Ватан” этно-паркына таба милли киемнәр бәйрәме катнашучыларыннан торган бик зур интернациональ колонна узды. Биредә сәнгать фестивале сәхнәсе алдында берничә рәт булып, куллар тотынышып, музыка көенә иң зур әйлән-бәйлән боҗрасы әйләнде", диелгән әлеге хәбәрдә.
Әлеге вакыйганы теркәр өчен, “Россия рекордлар китабы” баш мөхәррире Станислав Коненко Уфага килгән. Парадның һәр катнашучысы махсус капка аша узып, теркәлеп барган. 1192 - рекордның рәсми саны итеп язылган.
Бәйрәмдә рус, башкорт, татар, немец, чуваш, латыш, украин, мордва, керәшен, удмурт, мари, казак, белорус, һинд, гарәп, таҗик һәм башка халык вәкилләре катнашкан. Шулай ук милли киемнәр кигән Конго, Колумбия, Вьетнам, Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка ил студентлары кушылган
Иң яшь катнашучы Рамазан Алтынбаевка тиздән ике яшь тула, ә иң өлкән катнашучы — Риф Тимербулатов 80 яшьтә булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк