Уфада узган Коръән укучылар бәйгесендә 150 бала катнашкан
Кунаклар арасында ислам бизнесының күренекле вәкиле, Алинә Кабаеваның әтисе Марат Кабаев та булган. Уфаның «Ихлас» мәчетендә узган Коръән укучылар бәйгесендә 150 бала катнашкан. Бу хакта «Башинформ»...
Кунаклар арасында ислам бизнесының күренекле вәкиле, Алинә Кабаеваның әтисе Марат Кабаев та булган.
Уфаның «Ихлас» мәчетендә узган Коръән укучылар бәйгесендә 150 бала катнашкан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Чара Башкортстан Ислам бизнесы ассоциациясе башлангычы белән оештырылган. Катнашучылар арасында Уфада яшәүчеләр генә түгел, Одесса, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан килгән кунаклар да бар.
Конкурс Оренбург мөселман дини җыелышының 230 еллыгы, шулай ук башкорт халкының мәшһүр дин һәм җәмәгать эшлеклесе Зәйнулла Рәсүлевның тууына 185 ел тулуга багышлап үткәрелгән. Кунаклар арасында ислам бизнесының күренекле вәкиле һәм Алинә Кабаеваның әтисе Марат Кабаев та булган.
«Минем туганнарым, нигездә, Дүртөйле районында яши. Дин тотучыларның саны елдан-ел күбәя бара һәм моңа шатланмый мөмкин түгел. Иман күп нәрсәне үзенә сыйдырган: ул тәрбия дә, өлкәннәргә карата хөрмәт күрсәтү дә», - диде Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе җитәкчесе, Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Марат Кабаев.
Фото:Салават Камалетдинов/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк