Укытучыларга ата-аналар белән социаль челтәрләрдә аралашу тыела
Казан укытучыларына балаларның ата-аналары белән социаль челтәрләр һәм месенджерлар аша аралашу тыела. Бу хакта шәһәр исполкомы хәбәр итә. Исполком искәртүенчә, әлеге тыю ниңәш итү формасында бирелгән...
Казан укытучыларына балаларның ата-аналары белән социаль челтәрләр һәм месенджерлар аша аралашу тыела. Бу хакта шәһәр исполкомы хәбәр итә. Исполком искәртүенчә, әлеге тыю ниңәш итү формасында бирелгән.
Мондый тәкъдим укытучылар һәм ата-аналар арасындагы аңлашылмаучанлыкларны киметүгә юнәлтелгән. Мисалга, бер Казан мәктәбе укытучысы өй эшен электрон аралашу чарасы аша җибәргән, әмма барлык ата-аналарының кереп карау мөмкинлеге булган электрон журналны тутырмаган. Социаль челтәрдәге төркемгә җибәрелгән өй эшенең башка хатлар арасында югалуы сәбәпле, 5 бала дәрескә өй эшен эшләмичә килгән, – дип шәрехли исполкомның җавабын «Вечерняя Казань».
Искәртеп үтик, 2 ел элек Казан мәткәпләрендә кесә телефоннарын куллануны һәм социаль челтәрләрдә аралашуны тыю хәбәре таралган иде. Биредә мәктәп җитәкчеләренә эчке тәртип кагыйдәләрен үзгәртергә киңәш ителгән иде.
Фото – pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк