Ул кушымта вакытында җырлаучы Минтимер булыр
Артист балалары йә әби-бабай белән үсә инде ул, йә әти-әнисе белән йөреп ‒ сәхнә артында. Тәгәрмәч өстендәге тормыштан әллә ни рәхәт тә күрмиләрдер, әмма артык михнәт дип тә гоманлап булмый ‒ әти-әни...
Артист балалары йә әби-бабай белән үсә инде ул, йә әти-әнисе белән йөреп ‒ сәхнә артында. Тәгәрмәч өстендәге тормыштан әллә ни рәхәт тә күрмиләрдер, әмма артык михнәт дип тә гоманлап булмый ‒ әти-әни янда, тамак тук, өс ‒ коры.
Әнә, Гөлназ һәм Илсур Шәрибҗановларны да шушы көннәрдә Имәнкискә авылында жәлләп кайтарганнар әле. Арбага салынган Минтимерне күрүгә, апалар-әбиләр аһ-ваһ килергә тотынган. Ә Гөлназ үзе аңа бер дә аптырамаганын язган, балаларыгыз кая, соравына, үзебез белән, дип җаваплыйбыз дигән ул. Асылбикә моңарчы бер еллап кәнсирткә әти-әнисе белән йөргән икән инде ‒ үзенә киндер күкәйлек акча эшләгән (ә чынлыкта ‒ памперска, дигән әнисе). Хәзер әлеге исемлекне баетып, һәм элегрәк апасы утырып йөргән арбага Минтимер хуҗа булып куйган. Егет район, авыл клубларын гизәргә керешкән. Шуңа Шәрибҗановлар җырлаганда сәхнә артыннае тагын нинди дә булса тавыш кушылса ‒ белегез, ул кушымта вакытында җырлаучы Минтимер булыр.
Автор: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк