“Урал-батыр”ны сәхнәләштерү өчен 9 миллион сум грант биргәннәр

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). 2018 елда М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры сәхнәсендә янәдән башкорт халкының төп эпосы “Урал-батыр” куелачак.  Проект өчен республика башлыгы 9 миллионлык грант биргән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итә.

Театрның Әдәби бүлеге хәбәр итүенчә, спектакль республиканың 100 еллыгына һәм театрның гасырлык юбилеена багышлана. Эпосны Саха (Якутия) Республикасының танылган режиссеры һәм Россиянең халык артисты Андрей Борисов куя. Ул 24 ел дәвамында Саха (Якутия) Республикасының мәдәният министрлыгын җитәкләп килгән шәхес буларак та билгеле. Рәссамы - Альберт Нестеров, композитор - Урал Иделбаев.

“Урал-батырның” репетицияләре һәм спектакльне кую 2018 елның икенче яртыеллыгында планлаштырыла. 

“Урал-батыр” эпосы Башкортстан өчен иң әһәмиятле әдәби истәлекләрнең берсе булып тора. Риваять 1910 елда драматург һәм фольклорчы Мөхәммәтша Бурангулов тарафыннан халык иҗатчылары сүзләренә таянып язылган. Тамырлары белән ерак тарихка барып тоташса да, мәгънәсе белән ул бүген дә актуаль санала.

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры тарихында “Урал-батыр” эпосына бу инде икенче тапкыр мөрәҗәгать итү. Беренче тапкыр ул 2006 елда режиссер Рөстәм Хәкимов тарафыннан куелган булган.

татар-информ

Фото: bashinform.ru/Олег Яровиков

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
565
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мине алдау җиңел түгел!"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
275
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
668
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
679
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
656
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1150
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы