Уральск татары: Сабантуй - безнең басып алучылар булмавыбызны күрсәтүче бәйрәм
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Бүген Көнбатыш Казахстан өлкәсенең Уральск - Орал шәһәрендә Сабан туе узды. "Ялкын" фольклор төркеме җырчысы, Казахстанның атказанган укытучысы, 86 яшьлек Наҗия Төхвәтуллина бәйрәмнең татар халкының т...
Бүген Көнбатыш Казахстан өлкәсенең Уральск - Орал шәһәрендә Сабан туе узды. "Ялкын" фольклор төркеме җырчысы, Казахстанның атказанган укытучысы, 86 яшьлек Наҗия Төхвәтуллина бәйрәмнең татар халкының тынычлык яклы булуын күрсәтүен әйтте.
"Без гасырлар буе Идел буенда төрле халыклар бер булып яшәгәнбез. Сабан туе - болгар татарларының ислам кабул иткәнче үк барлыкка килгән борынгы бәйрәме. Сабан - ул бодай, арпа үстерү өчен җир эшкәртү коралы. Бу бәйрәм безнең басып алучылар булмавыбызны дәлилләп тора", - диде ул.
Бәйрәмгә Көнбатыш Казахстан өлкәсе хакиме урынбасары Габидулла Оспанкулов килгән иде."Хуш килдегез, татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе кунаклары! Безнең күпмилләтле илебез дус, тату яши . Сабан туе бәйрәме безгә милләтара дуслыкны ныгытырга ярдәм итә", - диде ул.
Уральск шәһәренең Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов Сабан туен оештыруда җирле хакимиятнең ярдәм итүен белдерде. Ул Татарстан белән яхшы элемтәләр булуын әйтте. Казахстан халыклары ассамблеясының бердәмлек урнаштыруда мөһим урын алып торуын билгеләп узды.
"Бу бәйрәм бөтен татарларны берләштерә. Иң мөһиме: Сабан туе яшьләрне берләштерә, алар үзләренең тамырларын, мәдәниятен белә. Бердәмлек булганга безнең Казахстанда тынычлык, иминлек", - диде ул.
Сәхнәдә Башкорстан делегациясе, Казаннан "Караш" төркеме, Уральскиның "Ялкын" фольклор төркеме чыгыш ясады. Алып баручылар бәйрәм символы - татар сөлгесе белән таныштырды, кунакларны чәк -чәк белән сыйлады. Мәйданда көрәш, чүлмәк вату уены, көянтә белән су ташу бәйгесе оештырылды.
Фото: Айгуль Шайхлисламова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
12 сентября 2025 - 11:25
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
10 сентября 2025 - 14:00
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
9 сентября 2025 - 15:00
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
7 сентября 2025 - 10:00
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
4 сентября 2025 - 16:00
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
1 сентября 2025 - 10:00
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
31 августа 2025 - 14:19
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк