Ураза бәйрәмендә Казанның җәмәгать транспорты иртәнге биштә йөри башлаячак
Иртәгә Ураза бәйрәме уңаеннан, Казан мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге 5.00 сәгатьтә йөри башлаячак. Телләрне үстерү һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге б...
Иртәгә Ураза бәйрәме уңаеннан, Казан мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге 5.00 сәгатьтә йөри башлаячак. Телләрне үстерү һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«ТР мөселманнары Диния нәзарәте билгеләгәнчә, шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чаралары иртәнге 6.30 сәгатьтә вәгазь уку белән башланып китәчәк. 4 июньдә мәчетләр аша уза торган җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге 5тә эшли башлаячак», - диде Илнур Шакиров.
Бүген – Рамазан аеның соңгы көнне, ай дәвамында мөселманнар ураза тотты. Әлеге ай тәмамланганнан соң ислам динендәге төп бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете билгеләп үтелә. Быел ул 4 июньгә туры килә.
ТР Президенты указы нигезендә, бу көн эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Бүген эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк