Логотип
Хәбәрләр

Уртача гомер озынлыгы арткан саен, яман шеш авырулары арта барачак – табиб-онколог

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Уртача гомер озынлыгы арткан саен, яман шеш авырулары арта барачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгын...

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Уртача гомер озынлыгы арткан саен, яман шеш авырулары арта барачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары, онколог-маммолог Илсур Шәймәрданов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, гомер озынлыгы арткан саен, яман шеш авырулары саны үсә барачак. “Әйе, ракның үсүен күзәтәбез, бу чыннан да шулаймы соң, юкмы?! 100 мең кешегә 410 кеше ракның төрле локализацияләре белән авырый. Европа илләрендә бу сан 600 дән артык, үсеш алган илләрдә 700гә якынлаша. Беренчедән, бу халыкның уртача яше арту белән бәйле. Япониядә рак авырулары, йөрәк авыруларын узып, үлем сәбәпләре арасында беренче урынга чыкты. Йөрәк-кан тамырлары авырулары икенче урында. Уртача гомер озынлыгы 80нән арта икән, бездә дә шул ук хәл булачак, чөнки яшь арткан саен, олылар арасында рак белән авыручылар күбрәк булачак. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына карасак, 2050 елда җир шарында яшәүчеләрнең 2 млрд тан артыгы 60 яшьтән узган кешеләр булачак һәм алар арасында яман шеш авырулары күбәячәк. Бездә дә гомер озынлыгы артуын, яман шеш авырулары саны үсә баруын күзәтәбез”, - диде Илсур Шәймәрданов.

Шулай да, Татарстанда яман шеш авыруы, үлем сәбәбе буларак, берникадәр кимүгә таба бара. “Моңа кадәр бу күрсәткеч 100 мең кешегә 192не тәшкил итсә, узган елда 100 мең кешегә 186-188 тирәсе булды”, - ди табиб.

Табиб авыруларны ачыклау бик яхшырганын билгеләп узды.

“25 ел элек мин эшли башлаган чорда, мәни бизе рагы (простатик биз рагы – “Т.И.” искәрмәсе) белән авыручылар саны бик аз, 1-2 процент кына иде. Бүген махсус анализ диспансеризациягә кертелгәч¸ мәни бизе рагы белән авыручылар күпкә артты. Авырулар арасында иң зур үсеш темпы простата рагында күзәтелә. Мәни бизе рагын Америкада тикшергәннәр. 80 яшьтән олы, бүтән сәбәпләрдән үлгән ирләргә  паталогоанатомик тикшерү үткәргәннәр. 100 процентында диярлек мәни бизе рагы табылган”, - диде ул.

Илсур Шәймәрданов бүген Татарстанда онкология авырулары белән 107 мең кеше теркәлгәнен, шуның 57 проценты 5 елдан артык учетта торуын билгеләп үтте. “60 мең кеше рак авыруы белән 5 елдан ары яши дигән сүз. Бу күп очракта авырудан терелә баруны аңлата. 5 ел эчендә чирнең кире кайтуы кимеп бара. Бүгенге көндә рак ул – гомер бетте дигән сүзләр – миф. Пациентларның яртысыннан артыгы 5 елдан артык учетта торуы – зур сан. Бу шактый зур чыгымнар таләп итә. Хөкүмәт тарафыннан моңа зур игътибар бирелә”, - диде ул.

Табиб диспансерда елына 18 меңләп операция ясалганын әйтте. “Операцияләр саны арта бара, күбрәк ачыклаган саен, операцияләрне дә күбрәк ясыйлар. Соңга калган стадиядә операция ясап булмый”, - диде.

Илсур Шәймәрданов былтыр хастаханәдә яман шештән 200гә якын кеше вафат булганын, гомумән алганда, онкология шешеннән узган елда Татарстанда барлыгы 7 меңнән артык кешенең гомере өзелгәнен белдерде.

татар-информ

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк