Утырып укыр китабың бармы?

Сез китап укырга яратасызмы соң? Нинди жанрдагы, нинди телдәгесенә өстенлек бирәсез? Ээээх, кулдан-кулга, өйдән-өйгә йөртеп укыган китаплар заманы, кочак тутырып газета-журналларга язылган чорлар тарих битләрендә генә калды микәнни соң... Бөтен кеше телефон, планшет, компьютерга капланган көннәр бик тиз җитте ләбаса. Җәмәгать транспортында йөргәннәр - кайсыгыз тәрәзәдән урамны күзәтә? Күзәтмиләр шул ‒ бөтен кеше телефонга кереп баткан... Яшь җырчы Гөлназ Асаева да китап укырга яратмавын үз инстабитенә язып элгән. Шулай да соңгы арада татар-башкорт телендә берәр мавыктыргыч китап укыйсы килүе турында да белдерткән җырчы кыз. Тарих белән кызыксына икән Гөлназ. Шуңа, мәйтәм, «Сәхнә» журналы-сайты укучылары аңа тизрәк ярдәм итәр дип уйлыйм: кайсыгыз анда качып кына кызыклы китап укып ята?
Автор: Гөлнара Җәлилова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 сентябрь 2023 - 09:42
-
20 сентябрь 2023 - 11:08
-
19 сентябрь 2023 - 13:11
-
18 сентябрь 2023 - 08:52
-
17 сентябрь 2023 - 09:25
-
16 сентябрь 2023 - 09:18
-
15 сентябрь 2023 - 09:13
-
14 сентябрь 2023 - 09:22
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте