Уяндыңмы - елмай
Елмаю! Ай елмаю җитми безгә. Энҗе тешләрне җемелдәтеп, күзләрдән нур балкытып, җан җылысын кушып, яратып!.. Утырасың балаларның уен мәйданчыгында ‒ анда да елмайган кеше юк. Әйтерсең соры көз болытлар...
Елмаю! Ай елмаю җитми безгә. Энҗе тешләрне җемелдәтеп, күзләрдән нур балкытып, җан җылысын кушып, яратып!.. Утырасың балаларның уен мәйданчыгында ‒ анда да елмайган кеше юк. Әйтерсең соры көз болытлардан туры кешеләрнең күңелләренә күчкән, иңнәреннән кочкан, елмаюларын урлап качкан. Эээх!.. Болай да төксе көннең яулык шәлен авырайтып. Ә бит безнең кадәр рәхәт тормышта яшәүче юк. Әбекәйләр әйтмешли, ашарыбызга-эчәребезгә бар, утын ташып мич тергезәзе, көянтәләп су ташыйсы, майлы ипи белән чәй эчәргә хыялланып яшәүчеләребез юк. Рәхәт, җитеш, тыныч тормышта яшәп яткан көннәребез. Шуңа, мәйтәм, әллә уптым-илаһи елмаеп йөрергә, үзара дорфа булмаска өйрәнеп караргадыр?.. Җырдагыча ‒ бер елмаю тау кадәр бозларны эретә, таш күңелләргә дә ачкыч ярата ала ласа.
Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк