«Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләрен жюри билгеләячәк
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
«Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырыла
Бүген татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗә ясалачак. Бәйгенең оештыручысы – Казан шәһәре Башкарма комитеты телне өйрәнүнең ияләнгән формаларыннан читләшеп, үзенчәлекле яңа форматлар тәкъдим итәргә өндәгән иде. Конкурска Казанда яшәүче укучылардан һәм яшьләрдән 70тән артык гариза килде. Телне өйрәнүнең стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык 17 проект авторы нәтиҗәдә финалга чыкты.
1 август көнне финалистлар бәйгенең жюри комиссиясенә үз проектларын тәкъдим итәчәк. Презентация барышында катнашучылар идеяләре белән уртаклашып кына калмыйча, аларның әһәмиятен дәлилләргә тиеш була. Бәйгенең гомуми приз фондыннан – ике милион сумнан – иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак.
Исегезгә төшерәбез, «Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырыла. 2023 елда да уңышлы гына дәвам итте. Узган ел барлыгы 8 проект авторы җиңү яулады. Алар арасында: «Зәкәрия» этно-фолк төркеменең татар этник группаларына багышланган музыкаль альбомы, «Татар хатын-кызлары» дип исемләнгән татарча комикслар, «Татар сүзләрен өйрәнү системасы», «Сихри Казаным!» квест-променады, «САФ әдәбият» проекты, «Нәҗип» график новелласы, «Казан урамнары» открыткалары һәм «Акча иленә сәяхәт» китабы. Бу проектларның барысы да тормышка ашырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк