Ваһапов фестивале конкурсы гаризалар буенча рекорд куйган
Быел конкурска катнашырга теләүчеләрдән 157 гаризалар кергән. Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең 2019 елгы яшь башкаручылар конкурсына рекорд санда гаризалар кабул ителгән. Бу...
Быел конкурска катнашырга теләүчеләрдән 157 гаризалар кергән.
Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең 2019 елгы яшь башкаручылар конкурсына рекорд санда гаризалар кабул ителгән. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.
- Ваһапов фестивале конкурсы ике елга бер тапкыр үткәрелә. Быел конкурска катнашырга теләүчеләрдән 157 гаризалар кергән. 2017 елда исә бу сан 123, ә 2015 елда 97 иде.
«Катнашырга теләүчеләрнең артуы, беренчедән, конкурска булган ихтирам һәм ышаныч турында сөйли. Иң мөһиме – 157 яшь егет-кыз профессиональ сәхнәгә менеп, классик әсәрләрне, халык җырларын башкарырга тели икән, бу инде күңелдә өмет уята», - ди фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов.
Экспертлар, документларны һәм беренче турга килгән язмаларны өйрәнгәннән соң, 157 катнашучының 107 сен икенче турга, ягъни ярымфиналга үткәргән.
Ярымфинал Уфа (26 март) һәм Казан (31 март) шәһәрләрендә үтә. Ә инде конкурсның йомгаклау туры 1 апрель Казан шәһәрендә узачак.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы – 15 нче май Ваһапов фестивале гала-концертында.
Рузилә Мөхәммәтова
Фото: архив/Михаил Захаров
Бу хакта тулырак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
-
Бездән җыр - сездән видео!
-
«Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале
Комментарий юк