Вадим Эйленкриг «Россия-Культура» каналында «Үзгәреш җиле» фестивале турында сөйләячәк
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Танылган музыкант Вадим Эйленкриг «Россия-Культура» каналында үзенең авторлык тапшырулары циклын башлап җибәрә. Беренче тапшыру «Үзгәреш җиле» фестиваленә багышланачак. Бу хакта бүген дәүләт театрл...
Танылган музыкант Вадим Эйленкриг «Россия-Культура» каналында үзенең авторлык тапшырулары циклын башлап җибәрә. Беренче тапшыру «Үзгәреш җиле» фестиваленә багышланачак. Бу хакта бүген дәүләт театрларының яңа сезоны ачылу уңаеннан үткәрелгән брифингтабилгеле булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелә торган традицион матбугат конференциясе бүген Татарстан театрларында яңа сезон ачылу темасына багышланган иде. Анда Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Камал, Тинчурин, Кариев, Качалов исемендәге һәм Әлмәт драма театрлары, Җәлил исемендәге опера һәм балет театры һәм Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби бүлек мөдире Жанна Мельникова театрның алдагы планнары белән таныштырганда «Үзгәреш җиле» проектын да санап узды. Фестиваль өченче тапкыр уздырылачак һәм аның музыкаль җитәкчесе быел да Вадим Эйленкриг булачак.
«Үзгәреш җиле» - татар эстрадасын үстерүгә багышланган проект. Проект авторлары танылган татар җырларын яңача ачып, тамашачыга заманча башкаруда җиткерәләр. Ике ел дәвамында фестиваль концертларының берсен Татарстан Президенты тамаша кылды һәм әлеге проектны алга таба дәвам итү кирәклеге әйтте.
Жанна Мельникова әйтүенчә, Вадим Эйленкриг авторлык тапшыруларының беренчесенә ике татар артистын да чакырган. Болар – Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов.
Тапшыру эфирга октябрь аенда чыгачак.
Рузилә Мөхәммәтова
Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк