Вакцинация узарга ярамаса нишләргә?
Документта белешмәнең ялган булмавын тикшерү мөмкинлеге бирә торган QR-код, шулай ук прививка үтәргә ярамаганлык сәбәпләре, диагноз күрсәтеләчәк.
Татарстан халкы вакцинация үтәргә ярамый дигән белешмәне яшәү урыны буенча теркәлгән поликлиникадан алырга мөмкин. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Документта белешмәнең ялган булмавын тикшерү мөмкинлеге бирә торган QR-код, шулай ук прививка үтәргә ярамаганлык сәбәпләре, диагноз күрсәтеләчәк.
Аны яшәү урыны буенча поликлиникада участок табиб-терапевты рәсмиләштерә. Метотвод катгый инструкция нигезендә бирелә. Яңа белешмәләрне бирү 17 ноябрьдән башланды.QR-код формалаштыру модуле республика Сәламәтлек саклау министрлыгы программасы буенча эшләнгән. Бу кодка телефон камерасын төбәгәндә Сәламәтлек саклау министрлыгы электрон ресурсы ачыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк