Логотип
Хәбәрләр

«Артист сүзе» сәхифәсе

Синең репертуарда Зәйнәб апаның берничә җыры бар, әниеңнән җыр сорау ничек ул? «Әни, синең җырны башкарыйм әле?» дип сорыйсыңмы?

АКБУЛАТ: 

Минем әнидән алай сораган юк, ул болай килеп чыга: мин аның җырын сайлап алам да, тавышны яздырам, аранжировка ясыйм, берничә стильдә әзерләп үзенә тыңлатам. Куркыта инде, әлбәттә! Ул ризалык бирсә, чыгарам. «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» җырын яңарттым, халык яратып кабул итте. Араларында тәнкыйтьләүчеләр дә бар, әти-әни кебек җырламавымны кабул итмиләр. Яшьрәк чакта ярсый идем, хәзер шунысын аңлыйм: артист буласым килсә, бу сүзләрне мин гомерем буе ишетәчәкмен. Мин кешеләргә охшатып җырларга тырышмыйм. Кемдер Салават абыйга охшатып җырлый, кайберәүләрнең тавышы Айдар Галимовныкына якын. Кемдер Зәйнәб Фәрхетдинова кебек җырлый. Аның җырлавы идеаль эталон инде. Кызлар Зәйнәб кебек, егетләр Зөфәр кебек җырларга тырышса, эстрада үсәчәк дип уйлыйм. Мин моны аларның уллары булганга гына әйтмим, аларның җырлавы – дөрес җырлау. Мин җырлау техникасын әнидән алам, ә тембрым әтинекенә охшаш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021