Васил Гарифуллин: Бюджет урыннары булмау сәбәпле, абитуриентларны югалтырга мөмкинбез
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). КФУ Журналистика Югары мәктәбенең көндезге уку бүлегендә бюджет урыннары булмау сәбәпле, көчле абитуриентлар Мәскәү яки Питер университетларына китәрг...
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). КФУ Журналистика Югары мәктәбенең көндезге уку бүлегендә бюджет урыннары булмау сәбәпле, көчле абитуриентлар Мәскәү яки Питер университетларына китәргә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин әйтте.
“Ачык ишекләр” көне уздырдык, безгә укырга килергә теләгән укучылар күп, әмма бу БДИга бәйле. Аның нәтиҗәләре ничек булачак – әле беркем белми. Килергә теләү ул – шул ук вакытта виртуаль әйбер дә. Журналист булырга теләгән кеше, бюджет урыны булмау аркасында, Мәскәүгә китеп барырга мөмкин. Чөнки Мәскәүдә бюджет урыннары бар. Петербургта да булачак журналистлар өчен бюджет урыннары булдырылган. Әгәр чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ буенча югары балл җыя икән, ул рәхәтләнеп, Мәскәү яки Петербург университетына китә ала. Безнең әле яхшы абитуриентларны югалту куркынычы бар”, – диде Васил Гарифуллин.
Васил Гарифуллин шулай ук татар журналистикасы кафедрасының мөстәкыйльлеген югалтуга карата да фикерен белдергән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк