Васил Шәйхразиев: Бездә башкортлар белән бүлешер әйбер юк – дин, тел, Сабан туе бер
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татар белән башкортларның бүлешер әйберләре юк дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ...
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татар белән башкортларның бүлешер әйберләре юк дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә “Идел” татар-башкорт җыры халыкара фестиваленнән соң әйтте.
“Фестиваль беренче тапкыр гына узмый. Бу дәвер эчендә безнең күп тәҗрибә тупланды, үз жюри әгъзаларыбыз, тамашачыларыбыз барлыкка килде. Монда катнашучылар үзләрен профессиональ җырчы булырга әзерли. Катнашучыларыбыз халык җырларын башкарып, безнең гореф-гадәтләребезне буыннан-буынга тапшырырга өлеш кертә”, - диде ул.
Соңгы арада татар һәм башкорт халыкларының уртак чаралары шактый күп уза. Аларның төп оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев фикеренчә, ике милләт арасында бүлешер нәрсә юк, шуңа аларны берләштерә торган фестивальләр алга таба да дәвам итәчәк.
“Әлеге чараларга мохтаҗлык зур. Без һәрвакытта дус булдык, бергә горурланып яшәдек, бәхет булганда уртага бүлеп шатландык, кайгыны бер-беребезгә бүлеп җиңеллек ясадык. Җыр безне һәрвакытта да берләштерде. Безнең Республикалар арасында шушы күпер ("Дуслык күпере") җитми иде. Без - бердәм. Тел, дин, гореф-гадәтләр, җырлар, Сабан туе да безнең бер, бүлешер әйбер юк! Аларны җыеп алга барырга кирәк”, - диде Васил Шәйхразиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк