Җәвит Шакировны хатынын мактауда гаеплиләр: «Ничек шулай хатыныңны мактап була икән ул?»
Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров Инстаграм битендә хатыны Зөлфия Шакированың фотосын урнаштырган. «Зөлфия Шакирова. Һәрвакыттагыча элегантно, үз дәрәҗәсен белеп, тамашачыларны яратып, хөрмәт...
Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров Инстаграм битендә хатыны Зөлфия Шакированың фотосын урнаштырган.
«Зөлфия Шакирова. Һәрвакыттагыча элегантно, үз дәрәҗәсен белеп, тамашачыларны яратып, хөрмәт итүче», - дип язган Җәвит Шакиров.
Әмма артистны шелтәләүчеләр дә табылган: «Ничек шулай хатыныңны мактап була икән ул?» - дигәннәр.
«Ни әйтсәң дә, Зөлфия стильлеген югалтмый, зәвыклы хатын-кыз», «Чыннан да, Зөлфия акыллы, тыйнак хатын-кыз. Аның җырлавы, сәхнәдә үз-үзен тотышы да башкаларныкына охшамаган. Шундый җиңел генә, җиренә җиткереп җырлый. Мактауга лаеклы җырчы!», «Җәвит, бар яктан да молодец син. Юньле кеше үз хатынын мактый. Чын егет син. Кызганыч, андыйлар бик сирәк. Ә бит чын мәгънәсендә Зөлфия мактауга лаек. Зөлфия Шакирова булмаса, Җәвит Шакиров булмас иде. Уңышлар сезгә, бер-берегезне тулыландырып торыгыз», - дип язган тамашачылар.
Чыганак: intertat.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк