Владимир Путин мәдәният өлкәсендәге проблемалар хакында утырышта катнашты
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Кичә Санкт-Петербург шәһәрендә Президент каршындагы мәдәният һәм сәнгать Советының Владимир Путин катнашында утырышы булды. Утырышның төп темасы «Мәдәният» милли проектының 2024 елга кадәр барышы ту...
Кичә Санкт-Петербург шәһәрендә Президент каршындагы мәдәният һәм сәнгать Советының Владимир Путин катнашында утырышы булды.
Утырышның төп темасы «Мәдәният» милли проектының 2024 елга кадәр барышы турында сөйләшү иде. Ләкин күп чыгышлар акча сорауга кайтып калдылар. Бу аңлашыла да, чөнки күп кенә музей һәм китапханәләрдә эшләүчеләр бик аз хезмәт хакы ала, бигрәк тә авыл җирлегендә.
Владимир Путинга бирелгән сорауларны өч типка бүлергә булыр иде: «нинди акчага яшәргә», «нәрсә турында уйларга» һәм «нәрсә уйларга». Мәскәү һәм башка өлкәләрдә хезмәт хакы нык аерыла икән. Мәскәү филармониясенең симфоник оркетры уртача 12 000 алып 30 000 кадәр хезмәт хакы ала икән, монда рухи азык турында уйларга урын калмый диярлек, чөнки алар ашарга җиткерү хакында күбрәк кайгыртачак.
Шулай ук китапханәләр турында сөйләшкәндә, тарихи дәүләт китапханәсенең директоры Михаил Афанасьев әйтеп үткәнчә, авыл китапханәләрендә яңа китаплар юк диярлек икән, ә бары тик иске, таушалып беткән журналлар гына бар.
Утырышта шоу-бизнеска да кагылып уздылар. Композитор һәм продюсер Игорь Матвиенко нык популярлашып киткән рэп турында сорау бирде. Аның әйтүенчә бу җырларда сүгенү сүзләре күп икән, ул бу проблеманы хәл итү хакында әйтте: «Бу сүгенү сүзләрен я тыярга кирәк, я бөтен җирдә дә кулланырга рөхсәт итергә кирәк инде», ‒ диде.
Быелгы утырыш чагыштырмача тыныч узды, Владимир Путин әйтелгән фикерләрне күздә тотырга тырышачагын белдерде.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк