WorldSkills дөнья чемпионатын ачу тантанасында Ёлка һәм Панайотов җырлаячак
Татарстан башкаласында WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты тантаналы рәвештә 22 августта «Казан Арена» стадионында ачылачак. «Пульс» дип аталган шоу һөнәри осталыкка багышлана. Театральләштерелгән тама...
Татарстан башкаласында WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты тантаналы рәвештә 22 августта «Казан Арена» стадионында ачылачак. «Пульс» дип аталган шоу һөнәри осталыкка багышлана. Театральләштерелгән тамашаның төп геройлары – үз һөнәрендә беренче булып яңалык ачучылар, уйлап табучылар, хезмәтне рационаллаштыручылар. Шоуның махсус кунагы робот София булачак, ул – дөньяда гражданлык һәм паспорт алган бердәнбер андроид.
Бәйрәм программасында Ёлка, Александр Панайотов, «Дана Соколова» рок-төркеме, «Jukebox trio» акапелла триосы, Ян Гэ һәм Therr Maitz инди-төркеме чыгыш ясаячак.
Билетларны «Казан Арена» кассаларында сатып алырга була. Кассалар көн саен 10.00-19.00 сәгатьләрдә эшли.
Шулай ук билетлар WORLDSKILLSKAZAN2019.COM сайтында сатыла. Билет бәясе – 300 сумнан 1,5 мең сумга кадәр.
Чемпионатның Элемтә үзәге: 8-800-222-00-00.
Бу хакта тулырак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк