«WorldSkills – дуслык, яңа җиңүләр урыны»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Россия WorldSkills рәтләренә күптән түгел килеп кушылды. Ул безгә кадәр 2017 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Абу-Даби шәһәрендә уздырылган. WorldSkills Kazan 2019 – халыкара хәрәкәтнең безнең ил т...
Россия WorldSkills рәтләренә күптән түгел килеп кушылды. Ул безгә кадәр 2017 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Абу-Даби шәһәрендә уздырылган. WorldSkills Kazan 2019 – халыкара хәрәкәтнең безнең ил территориясендә беренче чарасы.
Ачылу тантанасында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, WorldSkills президенты Саймон Бартли, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар катнашты.
Чемпионатта 56 компетенция буенча көч сынашырга 63 ил һәм регионнан 1300 дән артык катнашучы килгән.
«WorldSkills конкурс кына түгел, бу киләчәк чемпионаты. Биредә төрле илләр, мәдәниятләр вәкилләре көндәшлек итә, аралаша. Биредә иҗатка урын бар. Бу дуслык, яңа җиңүләр урыны», – ди Медведев.
WorldSkills Kazan чемпионаты кысаларында узган WorldSkills Juniors бәйгесендә Татарстаннан Илария Баһаветдинова алтын медаль алды. Ул «Ресторан сервисы» компетенциясендә җиңүче булды. Шулай ук Татарстан спортчысы Тимерлан Рәхмәтуллин Future Skills «Мобиль кушымталар эшләү» компетенциясендә беренче булды.
Гомумән, халыкара чемпионаты кысаларында узган WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләрендә Россия Федерациясеннән конкурсантлар 58 алтын медаль яулады. Россия Федерациясе командасында шулай ук 22 көмеш һәм 12 бронза медаль булды.
«Казан Экспо» Күргәзмә үзәгендә 22-27 августта һөнәри осталык буенча WorldSkills ярышлары уздырылу уңаеннан, ял көннәрендә шәһәрдә күп кенә мәдәни чаралар оештырылды. Кабан күле яр буенда «Смена» китап сәүдәсе һәм лекторийлары узды, К.Тинчурин театры артистлары һәм «Угол» иҗат лабораториясе кунакларга спектакльләр күрсәтте. Г.Камал театры артистлары куйган шигъри кичәне тамаша кылды.
WorldSkills кысаларында Казанның өч паркында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Djinn City», «Мануш-мануш» һәм «Австралия» джаз-оркестры чыгыш ясады.
Моннан тыш, «Уйнагыз, гармуннар» һәм «Түгәрәк уен» фестивальләрен Worldskills чемпионатына килгән чит ил кунаклары да күрә алачак.
27 августта 19.00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында WorldSkills Kazan 2019 45нче дөнья чемпионатының ябылу тантанасы була. Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләр буенча бу тантанада катнашачак. Биредә Леван Горозия, Димаш Кудайберген, Zventa Sventana, BRIO SONORES, Светлана Лобода һәм Филипп Киркоров чыгыш ясаячак. Ябылу тантанасы 21.00 сәгатьтә «Россия 24» һәм «ТНВ» телеканалларында трансляцияләнәчәк.
Автор: Г. Вәлиева
Фото:Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
8 апреля 2025 - 22:26
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк