Логотип
Хәбәрләр

«Хәрәкәттә-бәрәкәт»тә егетләр батлы

Пәнҗешәмбе кичләрен хәрәкәтләнеп уздырабыз, чираттагы «Хәрәкәттә-бәрәкәт» остаханәсе 13 август 18.00 «Казан» бию ансамбле биючеләре белән узачак.

Чараның алып баручылары: Г.Кариев ис. Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Булат Гатауллин һәм проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова.

Музыкантлар: Татарстанның атказанган артисты Айнур Моратов һәм мультиинструменталист, саунддизайнер, лектор Айдар Абдрахимов.

Һәрвакыттагыча программада «Әйлән-бәйлән», «Капка» уеннары, бию остаханәсе һәм бию батлы. Егетләр, әзерләнегез, бу юлы сезне биетәбез! Җиңүчене тамашачы билгели, һәм ул автоматик рәвештә «Бию көрәше» бәйгесенең финалына узачак. Исегезгә, төшерәбез, «Бию көрәше» 27 август 18.00да узачак. Узган елгы бәйгедән аермалы буларак, быел финалда һәвәскәр биючеләр генә түгел, профессионаллар да көч сынашачак.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты 2021 елдан Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Фото – Таңсылу Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021