Хаталарны кабатламаска иде...
Аның исемен ишетүгә, сәхнәдәге һәм кинодагы образлары килә дә баса! Бик күпләребезгә таныш яраткан Нәфисә Хәйруллина ул! Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Фирдәвес Хәйруллина кызының бүгенге иҗатын, тормышын күрсә бик сөенер иде мәрхүмкәй. Үз теләгеннән, талантыннан тайпылмыйча, театр һәм кино сәнгате күгендә балкыган йолдызын күрү аңа зур горурлык булыр иде кебек. Нәфисә Хәйруллина белән әңгәмәбездә бу темага аерым тукталдык…
– Иң элек сүзне яңалыклардан башлыйк әле, бүгенге көндә сез Мәскәүдә яшисез. Иҗат тормышында нинди яңалыкларыгыз бар?
– Мин, ниһаять, комфорт зонасыннан чыга башладым дияргә була. Бәби ялым озакка сузылды, соңгы арада менә иҗатта каныйм – күптән түгел Казанга «Авантюрист» киносында төшәргә килдем. Бик шәп команда белән эшлибез: фильмның режиссёры үзебезнең Татарстан егете Ренат Сайга (Кәримов – Авт.). Бу аның зур дебют эше. Сценарий авторы – күпләргә «Каникулы строгого режима» аша таныш булган Андрей Кивинов. Кинода Мәскәү актёрлары катнаша, шулай ук үз эшен башлап җибәрүче яшь актёрлар да бар.
– Сез – театр артисты баласы. Үзегезнең дә балачак театр белән бәйләнеп үттеме? Гомумән нинди иде ул сезнең балачак?
– Балачагым тулысынча театр белән бәйләнде димәс идем. Әнием минем белән көмәнле булганда сәхнәдә уйный торган булган. Минем дә актёрлык юлыннан китәсем шул вакытта ук билгеле булгандыр инде (көлә). Мин үземне балалар бакчасыннан ук хәтерлим. Әни мине театрга бик алып бармады, ә башка актёрларның балалары гастрольләргә ияреп баралар, спектакьләрдә катнашалар иде. Сирәк чакта, кем белән калдырырга белмәгәндә генә, әни мине үзе белән алып барды. Берсендә «Су төбендә сөйгәнем» спектаклен уйнаган вакытларына туры килдем. Су анасының балаларын уйнаган яшьтәшләремә карап, минем дә сәхнәгә – алар янына чыгасым килде. Әнинең сүзе бер булды – «Юк, чыкмыйсың!» Ул тыйган саен, миңа зур сәхнәдә катнашу татлы хис булып тоела иде...
– Әниегез Фирдәвес апаның (урыны оҗмахта булсын!) нинди киңәшләрең аеруча хәтерлисез?
– Ул адым саен киңәш бирә иде. Бигрәк тә яхшы укырга кушканын хәтерлим, «Миңа авыр», – дип зарлансам, «Белем – энә белән кое казу ул, кызым», – дия торган иде.
– Төшегезгә еш керәме?
– Әнием төшкә сирәк булса да бик матур, ачык булып керә. Күрәсең, мин үземне тәртипле тотамдыр (елмая). Оныгы да әбисенә бик охшаган, аның кебек хәйләкәр генә елмая.
– Бердәнбер бала булгач, иркә булып үскәнсездер?
– Һич юк! Әни мине иркә итеп үстермәде, киресенчә, кырыс тәрбия бирде. Ләкин шуңа карамастан, мин аның зур мәхәббәтен тоеп үстем. Һәм ник шундый тәрбия биргәнен дә аңлыйм – киләчәкне уйлап мине көчле итәргә тырышкан ул. Ул мәктәптә ата-аналар җыелышына бармады, эшләгәннәрем өчен үзем җавап биреп утыра идем. Һәм бу уку елы ахырына кадәр шулай булды. Мин мәктәптән кайткач та бер кая йөрергә чыкмадым – өй җыештырып яки башка эш белән кала идем. Әмма, әйткәнемчә, әнием мине бик яратты.
– Ләкин актриса булуыгызны гына теләмәгән...
– 14 яшемдә «Актриса буласым килә!» дигәнемә ул үзенә хас тавышы белән «Юк» диюен белде. Ә минем интуиция бик көчле – артист булачагымны тоя идем. Ләкин әниемнән узып ничек шул теләгемә ирешергә икәнен белми йөрдем. Берсендә кунакка Фирдәвес апа Әхтәмова килгәч, аңа «Фирдәвес апа, әнигә әйт, зинһар, минем актриса буласым килә!» дип юмалап карадым. Марсель абый Сәлимҗанов та хәтта әнигә «Әйдә, кызыңнан шәп актриса ясыйм!» дип әйткән…
– Казан мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергәч, «Бу юл чыннан да минеке!» дигән уй булдымы?
– Мине укырга җиңел кабул иттеләр – бик ошатканнарын әйттеләр. Мин иҗат юлым гел шулай җиңел барыр дип уйлаган идем. Һәм институтта уку башланды... Анда гел нәрсәдер алып килергә кирәк иде, ә мин табигатем буенча иренә торган кеше. Курсташларым хайванны күрсәтергә кирәк булганда, зоопаркка күзәтергә йөрделәр, ә мин бер көн алдан әзерләнә идем. Шулай бер көн Фәрит Рәфкатовичның мөнәсәбәте үзгәрә барганын сизә башладым. Соңрак сәхнәдә дөрес түгел итеп егылгач, ул миңа «Син татар театрын артка тартучы кеше!» – диде. Бу сүз миңа бик каты бәрелде, минем хәтта укудан китәселәрем килде. Курсташлар аны махсус, мин тагын да тырышсын өчен әйткәнен кабатлап торсалар да, минем күңелем төшкән иде инде. Ләкин мин китмәдем. Театрга килгән режиссёрның миңа зур роль бирүе аркасында канатларым үстеме – белмим, ләкин мин тагын да тырышып эшли башладым. Шулай итеп, Фәрит Рәфкатович та миңа башкача карый башлады. Курсташлар белән соңгы уку елында ял итәргә киткәч, ул: «Мин сүземне кире алам. Мин хәзер синең турында киресенчә уйлыйм», – диде.
– Камал театры труппасына килеп кергәч, тәүге ролегез кайсы булды?
– Назыйм Хикмәтнең «Сыер» әсәрендәге Нәдимә иде ул.
– Театрда эшләгән елларыгызны еш искә аласызмы? Сагындырамы?
– Мин, әлбәттә, яхшы вакыйгаларны гына хәтерлим. Кайчандыр мине үпкәләтә торган мизгелләр дә булгандыр, әмма аларны хәзер елмаеп кына искә алам. Мин начар яктан хәтерли торган кеше түгел. Театрга карата бары тик җылы мөнәсәбәттә яшим, ул минем өчен икенче гаиләм иде.
– Сезнең «Курчак туе» спектаклендәге Камәр ролегезне беләм. Ул вакытта тәнкыйть тә ишетергә туры килгәндер? Чөнки татар сәхнәсендә беренчеләрдән булып чишенергә туры килгән иде бит.
– «Курчак туе» искиткеч көчле спектакль иде, мин аны уйнарга бик яраттым! Спектакльдән соң кайтырга чыккач, өйгә кайтасы килмичә машинада утыра идем. Ул роль миңа бик тәэсир итте дияр идем. Фирдәвес апа Әхтәмованың: «Актриса гомер буе эшләп, шундый роль уйнамаска мөмкин», – диде. Әле күптән түгел бер режиссёр: «Мин кайчандыр Казан Камәренә гашыйк идем!», – дип яраткан Камәремне искә төшерде. Баксаң, рус тамашачысы яратып карый торган булган икән спектакльне. Тәнкыйтькә килгәндә, миңа нәкъ менә чишенү турында бер начар фикер дә ишетелмәде. Начар фикер барыбер килеп җитә бит ул. Әлеге образ шундый «деликатно» эшләнде – шәрә икәне күренмәде дә. Кырыйдагы баскычта утырган студентларга бәлки күренгәндер дә (көлә). Мин тәнкыйтькә гомумән уңай карыйм.
– Сез күз тиюгә ышанасызмы?
– Минемчә, андый әйбергә ышану артистларга хас нәрсә. Казанда яшәгәндә өйдә энәләр дә тапкан булды. Чөнки мин кешеләрне өйгә кунакка чакыра идем. Хәзер инде әлбәттә акыл керде. Ә күз тиюгә ышанам. Баламның фотосын интернетка кертсәм, кешегә күрсәтсәм авырый башлый – мондый очрак берничә тапкыр булды инде. Шулай булгач, ничек ышанмаска ди?! Мин үзем дә балага сокланып карыйм һәм нәкъ менә шулай караучыдан ешрак күз тия дә. Хәзер инде гаиләмне дә интернетта бик күрсәтмәскә тырышам.
– Мәскәү шәһәренә китү нияте кайчан туды? Казанны сагынасызмы?
– Мин кайчан да булса монда яшәячәгемне тоемлый идем. Гаиләм монда булганга, үзем дә Мәскәүдә яшим, алар кайда – мин шунда.
Казан сагындыра... Елга ике тапкыр кайтып, өч көн монда булырга тырышам. Бигрәк тә Яңа Татар бистәсе урынын яратам һәм әлбәттә инде Кабан күле яр буе. Мин Камал театрыннан ерак яшәми идем, шуңа репетициягә дә иртәрәк чыгып китеп Кабан буйлап йөргәннәрем искә төшә...
– Мәскәүдә татарлыкны саклап калу авырмы, сезнеңчә?
– Монда татар телендә еш сөйләшеп булмый, әмма яңа танышым барлыкка килде – Башкортстаннан килгән татар кызы белән үзебезнең телдә аралашабыз, шаярабыз.
Мин милләтем белән горурланам һәм гел татар булып калачакмын. Монда татарлыкны саклау авыр түгел, чөнки мин үземнекеләр белән элемтәдә торам. Театрдагы дусларым белән татарча сөйләшәбез.
– Холык буенча нинди кеше сез?
– Минем бердәнбер проблема инде ул холык! (Көлә). Мин эмоциональ кеше – тиз кызып китәм. Миңа һәрвакыт тиз уйларга һәм эшләргә кирәк, шуңа кайчак башларым авырта башлый. Холкымның бу ягы белән көрәшәм инде, әмма аны үзгәртеп булмый диләр. Вакыт узу белән эмоцияне яшерергә өйрәнәсең, тик минем барысы да йөземә язылгач, нишләтим инде? Элек театрда эшләгәндә башымда нәрсә – телемдә шул иде. Хәзер эндәшми калырга тырышам.
– Сез шәхси тормыш турында сөйләргә яратмыйсыз. Бу ниндидер принциптан чыгып шулаймы?
– Бәхет тынычлыкны ярата дигән фикер белән яшим. Ирем белән гаиләле фотоны кертмибез дип килешеп куйдык. Алай да вакыт-вакыт кертелә инде...
– Хәзерге Нәфисә күзлегеннән җавап бирегез әле: тормыш сезгә нинди дәрес бирде?
– Ул миңа бик күп дәрес бирде. Балачагым, үсмер елларым ничек кенә авыр булмасын, мин Аллаһка барысы өчен дә рәхмәтле! Башкалар кебек үк, мин дә хаталардан өйрәнәм. Алга таба хаталар кылмам дип өметләнәм. Тормыш шундый нәрсә бит ул – күтәрелешләр дә, төшүләр дә була, иң мөһиме – алтын урталыкны табарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк