XVIII Федераль Сабантуй Чебоксар шәһәрендә була
6-7 июль көннәрендә Чувашия республикасының Чебоксар шәһәрендә XVIII Федераль Сабантуй уңаеннан бәйрәм чаралары үткәреләчәк. 6нчы июль көнне күрше субъектыбызда Татарстанның сәнгать осталары концерты...
6-7 июль көннәрендә Чувашия республикасының Чебоксар шәһәрендә XVIII Федераль Сабантуй уңаеннан бәйрәм чаралары үткәреләчәк.
6нчы июль көнне күрше субъектыбызда Татарстанның сәнгать осталары концерты булачак. Шул ук көнне Чувашия дәүләт театр һәм балет театрында Татарстан президенты исеменнән тантаналы кабул итү чарасы узачак.
Театр фойесында Татарстан һөнәрчеләре күргәзмәсе оештырыла. Концертта республикабыз артистлары чыгыш ясаячак: Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Диляра Палатова, Карина Җиһаншина, Зарина Вильданова, Рамил Аймәтдинов, Азат Абитов, «Болгар кызлары» триосы. Сәхнәгә шулай ук Чувашиянең иҗат төркемнәре күтәреләчәк.
Концерт 18.00 сәгатьтә башлана.
7 июль көнне Чебоксар шәһәренең Кызыл мәйданы территориясендә XVIII Федераль Сабантуй үткәрелә. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чувашия республикасы җитәкчесе Михаил Игнатьев катнашачак. Россиянең 41 төбәгендәге татар иҗтимагый оешмаларыннан 500ләп вәкил килүе көтелә.
Сабантуйның мәдәни программасы 10.00 сәгатьтә башлана. Рәсми ачылыш - 11.30 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк