Хыял дөньясында яшим
Олы кызыбыз Нәргизә җыр-бию белән шөгыльләнде. Кызганыч, короновирус белән авырып, аякларына зыян килде, хәтта йөри алмаган вакытлары да булды. Табиблар аякларын кисәргә туры киләчәк дип тә куркыттылар...
Актёр, киноактёр, радио һәм телевидение алып баручысы, күп бәйрәм-концертларның идея һәм сценарий авторы, режиссёр буларак та таныш, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизовка, чын егетләрчә итеп әйтсәк, 70 төрле һөнәр дә аз. Иҗатын күзәтеп барган кеше буларак, шулай әйтә алам. Ләкин бу сөйләшүдән соң, мин аны үзем өчен тагын башка яклардан да ачтым. Өч балалы гаиләдә, укытучы әни, ветеринар әти тәрбиясе алып, кечкенәдән эшләп, ике энесе өчен җаваплы абый булып үскән Илфак балачагын сагынып искә ала.
– Илфак, кечкенәдән актёр булам дип үстегезме?
– Юк, мин кечкенә чакта председатель булам дип хыялландым, чөнки аның Волга машинасы бар иде. Аннары андый уйлар белән үсмәдем. Әни дә сорамады кебек. Әти генә ветеринар буласың, минем эшне дәвам итәсең дип, үзенә ияртеп йөри иде. 9 нчы сыйныфта көлке көнендә чакырып, син кем булырга телисең дип сорадылар, мин актёр булам, дип җавап бирдем дә, үзем чынга алмадым. Берәр атна узгач, телевизор карап утырам. «Актёр буласы кеше телевизор карап утырмый, ә күп итеп китап укый», димәсенме әни. Шул көннән башлап, минем актёрлык юлы башланды дияргә мөмкин. Дөрес, 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, мин укырга керә алмадым. 11 нче сыйныфтан соң, Казан театр училищесы студенты булдым.
– Әтиегез бу карарны ничек кабул итте?
– Аның өчен мин озак вакыт клоун булдым. Минем актёр булуым белән килешә алмады. Әйе, без аны җәй айларында күрми дә идек. Таң белән колхозга эшкә чыгып китә, кич кенә кайта. Кайтуына авыл халкы чират тезелеп көтеп торалар: кемнең үгезе чирләгән, кемнең сыеры бозаулый алмый, кемнең сарыгы, кәҗәсе... Ләкин ул кайтуга һәрвакыт өйдә булырга кирәк. Ә уку вакытында, 9 нчы сыйныфка кадәр бер режим буенча яшәдек. Иртәнге 6да торып, малларны ашатып-эчертеп керәбез. Аннары үзебез җыенып мәктәпкә китәбез. Кайтуга тиз генә тагын маллар янына чыгасы, авылның икенче башыннан су ташыйсы. Сәгать 3тә кереп, телевизордан мультфильм карыйбыз да, тагын вак-төяк эшләрне эшлибез. Атнага 3 тапкыр мәктәпкә түгәрәккә китәбез. Мин берсен дә калдырмый идем, чөнки кичке 6дан 9га кадәр дәрес әзерләү вакыты иде. 9да «Спокойной ночи, малыши» карыйбыз да, йокларга ятабыз. Бу әти куйган тәртип, аннан чыгарга ярамый иде.
– Хәзер дә сезнең актёр булуыгызны кабул итмәдеме?
– Укуны тәмамлап, театрда 1-2 ел эшләгәч, авылга Сабан туена кайттым. Ничектер күңелсез генә бара, бәйрәм рухы сизелми димме соң, микрофонны алдым да, үзем алып бара башладым. Авылдашларга да, кунакларга да бик ошаган. Шуны әтигә дә җиткергәннәр. Кич белән, минем белән горурлануын белгертеп, «афәрин, улым, булдырасың», диде. Аның шул сүзе миңа бик кирәк иде. Әти – районыбызда да бик данлыклы кеше. Заманында хайваннарга гына түгел, кешеләргә медицина ярдәме күрсәтеп, сәламәтлекләрен саклап калган ул. Кечкенә генә буйлы, зур үгезне бер үзе егып салырдай әтиемнең прототибы хәзер минем иҗатымда да чагыла.
– Әти-әниегезгә 3 малайны үстерү дә җиңел булмагандыр, Илфак. Без дә шул чорда үстек, аңлыйм. Энеләрегез дә иҗат юлыннан киттеме?
– Уртанчы энем Ришат белән белән яшь арабыз якын. Кечкенәдән ярдәмләшеп, дус булып үстек. Әти орышканда да, бер-беребезнең гаепне үз өстебезгә ала идек, шуңа бик авыр булмый иде. Мин хәзер кемдер өчен безне дә орышканда, йөрәгемә якын алмыйм. Бөтен эшне бергә бүлеп эшли идек. Ул бик җитди, башлы егет булып үсте. Казанда авыл хуҗалыгы институтында укыганда ук, төрле сызымнар ясап акча эшли иде. Хәзерге көндә Мөслимдә яши. Хатыны белән ике бала үстерәләр. Җитәкче урында эшли. Без Ришатка бик рәхмәтле. Әти-әнине ул карый, атна саен кайтып ярдәм итә. Без, энем Руслан белән, Казанда хыялланып яшәп ятабыз.
– Хатирәләрне яңартабыз бүген. Театр дөньясына ясалган беренче адымнарны да искә алыйк инде, Илфак.
– Театр училищесына укырга керергә 60 кеше иде: 18ен алдылар, 9 кеше укып чыктык, 4ебезне театрга сайладылар. Менә шундый иләк аша узып, Кәрим Тинчурин исемендәге театрга килеп эләктем. Беренче елларны миңа лирик геройлар бирделәр. Үземә – 22 яшь, 37-40 яшьлек җитди ир-егетләрне уйнарга кирәк. Ә минем тәҗрибә юк, булдыра алганча уйныйм. 2 ел уйнагач, режиссёрыбыз Рәшит Галиевич: «Менә бу 2 ел эчендә калганнар үсешкә иреште, син утырып калдың», ди. Бу сүзләр мине тирән уйга калдырды. Шуннан соң миңа «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектаклендә шагыйрь Габделхак роле миңа башка яктан ачылырга ярдәм итте, үземдә ышаныч барлыкка килде.
– Ләкин шулай да сез театрдан киттегез...
– Беләсезме, тормышта нәрсә генә булса да, үз-үзең булып калырга кирәк. Театрда мин үз-үзем булып кала алмаган вакытлар булды. Ниндидер аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Ике дә уйламыйча мин бушлыкка, русча әйтсәк, «в никуда» киттем. Картаеп үлгәнче театрда эшләрмен дип йөргән җирдән бит ул! Дөресен әйтим, дөнья беткән кебек булды. Театрдан чыктым да, 3 сәгать бер туктамыйча тренажёр залда шөгыльләндем. Бер кеше белән дә сөйләшмәдем. Бу минем «Болгар радиосы» концертлары өчен сценарийлар яза башлаган чор иде. Шунда мине радиога эшкә чакырып алдылар. Радионы бөтенләй белмәгән кешегә иртәнге тапшыру эшләү максатын куйдылар. Мөхәррир буларак та, тапшыруны тулысынча мин эшләдем. Радиода бер 3 ай тирәсе эшләгәч, хастаханәгә барырга туры килде. Озын гына чират арасыннан бер апа тавышымнан танып алып, сез бит радио алып баручысы дип эндәште. 9 ел театрда эшләп, алай таныганнары юк иде. Күп урыннарда, әхә, бу бит «иртәнге чәй» дип танып алалар иде.
– Димәк, театрдан китү сезгә танылу алып килде?
– Театрдан китү минем күзләремне ачты. Анда гына кайнап, мин күп әйберне аңламаганмын. Театр үзе бер зур дөнья кебек иде. Теге ягына чыккач, аның кечкенә генә дөнья икәнен аңладым. Дөресен әйтик, спектакльгә йөрүче тамашачының төп өлеше үзгәрми. Синең үз тамашачың була, сүз дә юк. Ләкин театр белән генә яшәп булмый.
– «Иртәнге чәй» тапшыруын мин дә бик яратып тыңлый идем. Иртән тыңлаучыларның кәефен күтәреп, уңышлы көнгә юл яру җиңел эш түгелдер. Ялгышмасам, анда ике генә сезон эшләдегез?
– Әйе, ләкин шул ике генә елда да тапшыру кысаларында гына күпме эшләр эшләргә өлгердем. Әлфия Афзалова истәлегенә багышланган «Сагыну» концертын, «Милли премия», «Үткәннәр сагындыра» кебек проектларны бик уңышлы эшләдек. Шул елларда «Мәйдан» телеканалын радио белән куштылар. Минем телевидениедә дә эшләү теләге бар иде. Башта радио эше белән бергә алып бардым, аннары тулаем телевидениегә күчтем. Җитәкчем Наилә Зөлкәрәмовнага бик рәхмәтлемен. Ул миңа ышанып, зур проектлар тапшырды, һәрвакыт фикерләремә колак салды. Архивтан элекке җырларны эзләп, ретро-концертлар туплап, эфирга бирә башладык. «Концерт түгел – могҗиза» дигән проектны югары дәрәҗәдә башкарып чыктык. Радио-телевидение мине сөйләшергә, үз-үземне тотарга, фикеремне җиткерергә өйрәтте. Ләкин җитәкчелек алышынгач, телевидениедән киттем дә, яңадан театрга кайттым.
– Барыбер театр үзенә тарта инде сезне. Хәзерге көндә актёр буларак кына хезмәт куясызмы?
– Рәсми рәвештә 3 урында эшлим. Аннан тыш та күп проектларым бар. КФУда «Мизгел» яшьләр театрын җитәклим. Студентлар белән бик матур эшлибез. Яшьләр шулкадәр талантлы, тырыш. Студентларымны зур сәхнәгә дә чыгарам, киноларда да төшәләр. Һәр сүземне тыңлап, үзләре дә сөенеп эшлиләр. Укучыларымның уңышларына мин дә сөенәм. Аларны да, нинди эшкә алынсагыз да, ахырына кадәр җиткерегез дип өйрәтәм.
– «Тәртип» радиосына радиога мәхәббәт алып килдеме?
– «Тәртип» радиосындагы эшемне бик яратам, чөнки анда иртәнге эфирлар вакытында акыллы кешеләр белән аралашам. Эфирдан соң да, редакциядәге шәхесләр белән сөйләшеп утырабыз. Яшьтәшем Рөстәм Галиуллинга сокланам. Вахит абый Имамов, Алмаз абый Хәмзиннәрне йотлыгып тыңлыйм. Радио җитәкчесе Ризәлә апа Исмәгыйлевага мине эшкә чакыруы өчен рәхмәт. Театрга кайткач та, гримёркада өлкәннәр янына күчтем. Яшьләр белән җыен юк-бар әйбер сөйләшеп утыру миңа инде кызык түгел. Ә өлкән буыннан мин театр тарихын, шәхесләребез турында белешәм, идеяләр белән уртаклашабыз. Сөйләмнәрендә бернинди оятсызлык, тәртипсезлек юк. Әйе, фикерләр үзгәргән саен дуслар да кими. Тормыш шулай барырга тиеш тә инде ул. Минем бер кагыйдәм бар: ситуациядән көл, ләкин беркайчан да кешедән көлмә. Әйе, негатив белән тулган заманда яшибез. Һаман нәрсәдер җитми, ризасызлык арта. Ләкин тормышның матур яклары күп бит.
– Бигрәк позитив кеше сез, Илфак. Бу кадәр эшләп гаиләгезгә вакыт каламы соң?
– Дөресен әйтәм, юк. Иртән чыгып китеп, бик соң кайткан вакытлар була. Элегрәк эчем поша иде. Әти кебек 9да ятып йоклау режимын кертмәдем, киресенчә, балалар мин кайтканны көтә дә, рәхәтләнеп уйныйбыз. Хатыным да иҗат кешесе булгач, театр дөньясын аңлагач (тормыш иптәше Альбина – студентлар театры директоры, авт.), хәлемә керә. Үз йортыбыз белән яшибез. Балалар тәрбияләүдә әби белән бабай ярдәм итә.
– Үзегез 3 малай үскәнсез, хәзер 3 кыз тәрбиялисез. Алар да сезнең кебек иҗади балалармы?
– Олы кызыбыз Нәргизә җыр-бию белән шөгыльләнде. Кызганыч, короновирус белән авырып, аякларына зыян килде, хәтта йөри алмаган вакытлары да булды. Табиблар аякларын кисәргә туры киләчәк дип тә куркыттылар. Быел 4 нче сыйныфны тәмамлады, Аллаһка шөкер. Атнага 1 тапкыр минихимия алабыз. Бик борчылдык. Кайсы Аллаһка табынырга белмәгән вакытларыбыз да булды. Кечкенә кызларыбыз да талантлы. Быел «Салаватиклар» мәктәбенә йөрделәр.
– «Казан утлары» журналында хикәяләрегез дә басыла. Әллә язучы булу теләге дә бармы?
– Теләгем – драматург булу. Дөресен әйтим, театр дөньясында кайнамаган кешегә пьеса язу авыр. Шуңа күрә кайбер әсәрләрне яңадан да язарга туры килә. Беренче «Миһербанлык» спектаклен «Могҗиза» мөмкинлекләре чикле балалар театр студиясе өчен яздым. Пьеса ул – чор, билгеле бер вакытны сурәтли. Ә театр бүгенге көн белән яши. Элек язылган пьесалар бүген актуаль булмаска мөмкин. Җитмәсә, хәзер тамашачыны тотып тору да авыр. Менә июльдә Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында «Тау битендә сабантуй» спектакленең премьерасы була. Үзебезнең театрда да куярлык спектакльләр язармын әле, Аллаһ боерса.
– Сюжетларны каян аласыз?
– Тормыштан алам. Кеше көннең 2 сәгать ярымын хыялланып уздыра икән, ә минем хыялланырга вакытым юк. Мин хыял дөньясында яшим. Уйлап-уйлап йөрим дә язып куям. Туфан абый Миңнуллин да бит, еллар буе уйлап йөреп, 3 көндә яза алам, дип әйтә иде. Минем дә 1 елдан артык уйлап йөргән спектаклем бар. Сюжеты да кызыклы, формасын да чамалыйм, ләкин әле пешеп җитми. Аннары дуслар-танышлар белән дә аралашып яңа фикерләр килә.
– Ә сез нинди тамашачы?
– Мин беркайчан да спектакльләрне тәнкыйть белән карамыйм. Мин – бик рәхмәтле тамашачы.
– Татар эстрадасын да тәнкыйтьләмисезме?
– Ә нәрсәгә тәнкыйтьләргә соң аларны? Бер көн генә алар тормышы белән яшәп карасыннар иде. Ярый да, безнең костюм тегелгән, роль язылган, кайчан уйныйсыбыз билгеле, хәтта сәхнәгә чыккач хәрәкәтләрне дә режиссёр куя. Безгә шуны еламыйча чәйнәп йотарга гына кирәк. Ә эстрада артистының башында мең төрле уй. Ул иртәгә нәрсә буласын да белмичә яшәргә мөмкин. Бер җырны халыкка чыгару өчен генә дә күпме акча, тырышлык кирәк бит хәзер.
– Менә мин тәнкыйтьлим әле сезне, социаль челтәрләрдән киттегез...
– Алар шулкадәр вакытны күп ала. Ярый да, үз сәхифәңне генә алып барсаң, башка кешенекен дә карыйсың бит. Аннары үзеңне чагыштыра башлыйсың. Бөтен кеше шундый яхшы яши, уңышларга ирешә, ә син беркем түгел кебек тоела башлый. Әни әйтмешли, яхшылык эшлә дә суга сал. Үз эшләремне кешегә күрсәтү өчен түгел, ә халкымның киләчәге өчен эшлим. Аллаһы Тәгалә тормышта эз калдырырлык эшләр бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк