Логотип
Хәбәрләр

Яңа пенсия реформасы турында 5 факт

Россия Президенты Владимир Путин “Федеральный закон «О внесении изменений в отдельные законодательные акты Российской Федерации по вопросам назначения и выплаты пенсий»” дигән документка кул куйган. Я...

Россия Президенты Владимир Путин “Федеральный закон «О внесении изменений в отдельные законодательные акты Российской Федерации по вопросам назначения и выплаты пенсий»” дигән документка кул куйган. Яңа пенсия реформасында нинди үзгәрешләр бар? 

  1. Ир-атлар пенсиягә 65, ә хатын-кызлар 60 яшьтән чыгачак.
  2. Әлеге үзгәрешләр этаплап 2019 елның 1 гыйнварыннан башланачак.
  3. Владимир Путин шулай ук пенсия яшенә җиткән хезмәткәрләрне эштән куудан һәм яшь эш урынына кабул итү турында (пенсиягә чыгарга 5 елдан кимрәк вакыт булган очракта) РФнең Җинаять кодексына яңа төзәтмәләр кертү турында указга имзасын куйган.
  4. Күпбаласы әниләр пенсиягә балалар санына карап сыгачак. Әгәр дә 3 бала икән – 3 елга иртәрәк, 4 булса – 4 елга алдан, ә 5 бала тапкан аналар “лаеклы ялга” 50 яшьтән чыга алачак.
  5. Пенсиягә ашыгыч рәвештә чыгар өчен хатын-кызларның хезмәт стажы 37, ә ир-атларның 42 ел булырга тиеш.

Зилә Хөснетдинова.

 Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021