Яңа сезонга яңа өметләр белән!
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Бүген Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында яңа сезон ачылуга багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар алдында театрның әле күптән түгел генә үз вазифаларына керешкән яңа директоры Г...
Бүген Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында яңа сезон ачылуга багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар алдында театрның әле күптән түгел генә үз вазифаларына керешкән яңа директоры Гүзәл Сәгыйтова, баш режиссеры ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов, Россиянең һәм Татарстанның атказанган, Татарстанның халык Артисты Нуриәхмәт Сафин һәм театрның балетмейстеры, «Алтын Битлек» премиясе иясе Нүрбәк Батулла чыгыш ясады.
Биредә яңа сезонның төп вакыйгалары, премьералар һәм яңалыклар хакында әйтелде.
Тетарның баш режиссеры Ренат Әюпов әйтүе буенча, яңа сезонның төп максаты – 7 ел буена театрның үз бинасы булмау сәбәпле тамашачылар белән өзелгән мөнәсәбәтләрне яңарту, ныгыту.
Тамашачыларны З.Хөснияр әсәре буенча куелачак «Ут чәчәге» спектакленең премьерасы көтә. Моннан тыш «Театр – балаларга» Федераль проекты кысаларында «Ләйлә һәм Мәҗнүн» (Низами, Фирдәүси, Л.Янсуар инсц.), «Кәҗүл читек» (Г.Исхакый, Н.Кәримова инсц.), «Асылкош җыры» (Р.Мөхәммәтшин), «Егет сүзе чын алка» (К.Кәримов) әсәрләре куелачак.
«Калеб» яңа буын җыены белән Кариев театрының «кушылуы» да зур яңалык булып тора. Театрның яңа директоры Гүзәл Сәгыйтованы күпләребез «Калеб» яңа буын җыены җитәкчесе буларак белә. Яңа вазифаларга керешкән җитәкче «Киләчәктә уртак бер мәйдан булсын иде», – дигән теләк белдерде. Бу фикергә кушылып, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов та «Калеб»нең театр өчен чит организм булмавын искәртте. «Ул безнең театрның бер юнәлешен ачуга йөз тоткан яшь иҗатчыларны күтәрү оешмасы», – диде режиссер.
Шул рәвешле, яңа бинада, яңа җитәкче белән яңа театраль сезонга зур өметләр белән аяк атлый Кариевлылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк