«Яңа татар пьесасы-2019» премиясенә бәйге игълан ителде
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2019»...
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2019» премиясенә конкурс игълан итте. Бу турыда тетарның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә ала; узган «Яңа татар пьесасы» конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми. Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда басылуы һәм электрон варианты булу шарт) 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.
Пьесалар конкурска 2019 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә. Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2019» конкурсы. Конкурска җибәрелгән пьесалар кире кайтарылмый һәм рецензияләнми.
Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә. Конкурска кабул ителгән әсәрләрнең сыйфатына карап жюри беренче, яки башка бер премияне бирмәскә, хәтта конкурсның үтәлмәве турында карар да чыгарырга мөмкин.
Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2019 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк. Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.
«Яңа татар пьесасы-2019» конкурсына җибәрелгән пьесаларны бәялиләр: жюри рәисе – Рәзил Вәлиев, жюри әгъзалары – Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Зөлфия Вәлиева, Айгөл Габәши, Өлфәт Закирҗанов, Илнур Закиров, Нурания Җамали, Нияз Игъламов, Олег Кинҗәгулов, Гөлшат Фәттахова, Илдар Хәйруллин, Гөлназ Хәсәнова.
Фото: Михаил Захаров/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк