Якын киләчәктә иң перспективалы һөнәрләр рейтингы төзелгән
Якындагы ун елда Россиядә биоинженерларга ихтыяҗ артырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» hh.ru порталы экспертлары тарафыннан төзелгән киләчәк һөнәрләре рейтингына сылтама белән хәбәр итә. Тере...
Якындагы ун елда Россиядә биоинженерларга ихтыяҗ артырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» hh.ru порталы экспертлары тарафыннан төзелгән киләчәк һөнәрләре рейтингына сылтама белән хәбәр итә.
Тере организмның үзлекләрен өйрәнү һәм үзгәртү (бу медицинаны үстерү өчен бик тә мөһим) белән шөгыльләнүче белгечләрне биоинженерлар дип атыйлар. Әйтик, биофармакологлар яңа биопрепаратлар ясый, биоинформатиклар исә компьютер программалары ярдәмендә биология һәм фармакологиядәге мәгълүматларны өйрәнә.
Алардан тыш, рейтингка «акыллы» мохит проектчылары – мөстәкыйль эш итәргә һәм үз эшеңне оптимальләштерергә сәләтле технологияләр булдыручы IT-белгечләр дә кергән. Мисал өчен, «акыллы» йортлар автоматикага үзләре үк хезмәт күрсәтә.
Киләчәк профессияләренә шулай ук робот техникасы, киберкуркынычсызлык, нейропсихология, альтернатив энергетика буенча белгечләр, программистлар, инженерлар, дизайнерлар һәм виртуаль чынбарлык архитекторларын керткәннәр.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92 нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
Комментарий юк