Ялларга һава торышы
Атна ахырында көнбатыш циклон Татарстанга җылы һава торышы алып киләчәк. 15 февральдә төнлә кар явачак, температура 11 градуска кадәр салкын. Көндез явым-төшем көтелми. Шимбә, 16 февральдә, чираттаг...
Атна ахырында көнбатыш циклон Татарстанга җылы һава торышы алып киләчәк.
15 февральдә төнлә кар явачак, температура 11 градуска кадәр салкын. Көндез явым-төшем көтелми.
Шимбә, 16 февральдә, чираттагы көнбатыш циклон йогынтысында Татарстанда 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Юеш кар, буран булуы көтелә, юлларда – бозлавык. Секундына 18 метр тизлектә җил.
Якшәмбе, 17 февральдә, республикада җылы һава торышы кала, урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Ялларда температура нормадан 5-9 градуска югары булачак.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк