Янгын турында хәбәр җиткерү җайланмалары 67 кешене коткарган
Янгын турында автоном хәбәр җиткерү җайланмалары 67 кешенең гомерен саклап калырга булышкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан...
Янгын турында автоном хәбәр җиткерү җайланмалары 67 кешенең гомерен саклап калырга булышкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең дәүләт янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Максим Трущин хәбәр итте.
«Бу җиһазлар нәтиҗәлелеген күрсәтте. Быел 25 очракта шул җайланмалар коткарып калды. Барлыгы 67 кеше, шул исәптән 34 бала коткарылды», – диде ул.
Янгын турында автоном хәбәр җиткерү җайланмаларын кую акциясе республикада 2016 елдан уздырыла. Инициатива Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган. Республикадан 20 млн 648 мең сум акча бүлеп бирелгән. Быел 20 меңнән артык йортта шундый җайланмалар урнаштырылган.
Максим Трущин әйтүенчә, нигездә, социаль куркыныч хәлдәге, күп балалы гаиләләргә өстенлек бирелә. Шулай ук, социаль яклау органнары химаясендә булган инвалидлар яшәүче йортларында, Бөек Ватан сугышы ветераннары йортларында куела. Быел яше 70 тән узган өлкәннәр яшәүче 10 меңнән артык йортта эш башкарылган. Бу эш төгәлләнеп килә.
«Мондый сигналны ишетүгә, ничек тә уянасың, ишетми калу мөмкин түгел. Кеше исерек булса да уяна», – диде Максим Трущин. Ул янгын чыгуның төп сәбәбе ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, мичләрне дөрес кулланмау булуын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк