«Ярата идем, шул ук вакытта күрә алмый идем»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
«Ел саен авыл инкубаторыннан әни белән әти зарплата хисабына каз бәпкәләре ала. Кайбер елны 20не, ә кайбер елны 30ны алалар. Балачагымның иң зур кайгысы шул. Таңнан шул бәпкәләрне куып төшеп китә идем...
«Ел саен авыл инкубаторыннан әни белән әти зарплата хисабына каз бәпкәләре ала. Кайбер елны 20не, ә кайбер елны 30ны алалар. Балачагымның иң зур кайгысы шул. Таңнан шул бәпкәләрне куып төшеп китә идем, кичкә кадәр шунда. Шундый нык уйныйсы килә, кешеләр күбрәк булган җирдә утырасы килә... Кыскасы, бик күңелсез иде.
Мин бәпкәләргә җырлап та ала идем, биеп тә ала идем, ярата идем, шул ук вакытта күрә алмый идем.
Бөтен яшьтәшьләрем рәхәтләнеп уйнап йөри, ә мин шул пи-пи килгән каз бәпкәләренә карап утырам.
Иң бәхетне минутларым ‒ аяз күкне болыт капласа. Болытлар 10 км ераклыкта урнашкан Ак Бүре авылы өстендә күренсә дә, бәпкәләрне куалап өйгә кайтып керәм. Иии, сорыйм Ходайдан, җил генә борылмаса ярар иде, дип. Җил борылмый иде. Яңгыр ишеп ява, ә мин бәхетле. Бәлки шуңадыр, мин яңгырны бик яратам. Әле дә рәхәтләнеп тәрәздән күзне алмый яңгыр күзәтәм.
Ә каз бәпкәләрен ел саен 4-5ен мин йоклап киткән арада карга эләктереп китә. Берничәсе йомшаграк була иде, яталар да үләләр. Берсен я сыер, я үгез таптый, әтәч чукый. Ел саен сентябрь аена 4 бәпкә кала. Нишлим инде, дүрттән артмый да, кимеми дә», дип язган инстаграмында җырчы Иркә.
Автор: Г.Шәрәпова
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Иркә (@irke_official)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк