Яшел Үзәндә 4 сыер һәм 9 сарык яшен корбаны булган
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Татарстанда бер атна чамасы торган 30 градустан артык эсселек үз эшен эшләде: кичә республика районнарында яшен, көчле җил булды. Кайбер җирдә ул тавышсыз-тынсыз гына үтеп китсә, кайбер районнарда үке...
Яшел Үзән районының Олы Яке авылында кичке 6лар тирәсендә булган яшен көтүдән кайткан малларны харап иткән. Электр баганасына сугып, ток 4 сыер һәм 9 сарыкны үтергән.
“Ярый әле көтү каршыларга балалар бармаган”
– Ул давыл Якенең бер генә урамында булды, икенче башында яшәүчеләр аны белми дә калды, - диде Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина “Татар-информ”га. - Авылның тау башы урамында яшен көчле иде. Маллар көтүдән нәкъ шул урам аша кайта. Яшен электр чыбыгына суккан да, шул чыбык малларны да суккан. Кичә көтү берничәгә бүленеп кайтты. Ярый әле бүленеп кайткан, урамга дәррәү килеп керсәләр, барысы бергә харап булыр иде. Көтү каршыларга балалар да чыга торган иде. Бәхеткә, кичә яңгыр явып торгач, алар бармаган. Әле ярый, әле ярый дим атлаган саен. Кешеләргә зыяны килмәде, Аллага шөкер. Маллар егылып үлгәч, калган көтүне ул урамга кертмичә, авыл халкы көчкә икенче урамнан таратып алып кайтты.
Фирая Фәйзуллина моңарчы табигать бәла-казасы аркасында, мал-туарга зыян килүен хәтерләми.
- 2009 елда Уразлыда көчле давыл булган иде. Әмма ул зыян салмады. Хәер, 15-20 еллап элек, шул ук авылда көтү кайткан вакытта 1-2 сыерны яшен суккан иде, - диде ул.
Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, табигать бәла-казасы аркасында, сыерсыз һәм сарыксыз калган хуҗалыкларга ярдәм кулы сузылачак.
– Район авыл хуҗалыгы идарәсе белән дә, депутатлар, авылдан чыккан эшмәкәрләр белән дә сөйләштем. Алар барысы да берсүзсез ярдәм итәбез диделәр. Нәселле сыерлар табарга да булышып, акчалата ярдәм дә күрсәтеләчәк. Авыл халкы да бик дус-тату безнең. Алар да ярдәм итәчәкләр”, - диде авыл җирлеге башлыгы.Берьюлы ике сыерын югалткан Нәҗмиевларга бүген аеруча кыен. Иртән савып, көтүгә чыгарып җибәргән ике сыерлары да өйгә әйләнеп кайтмый аларның. Дәвамын укыгыз...
Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк