Яшьләр эшләре министрының урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин
“Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховның урынбасары итеп билгеләнергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы...
“Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховның урынбасары итеп билгеләнергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Тимур Сөләйманов үзе сөйләде.
“Әле рәсми рәвештә игълан ителмәгән, әмма бу хакта сөйләшүләр алып барыла. Рәсми рәвештә чыккан мәгълүматны көтәбез”, - диде Тимур Сөләйманов.
Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, аның белән көчле команда эшли. “Без хәзерге вакытта “Сәләт” командасы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Биләрдә зур форумны оештырабыз. Шуңа күрә рәсми рәвештә форумнар үткәннән соң әйтелер. Аллага шөкер, командабыз бар. “Сәләт” яшьләр үзәге дә көчле. Аның җитәкчесе – Айгөл Габдрахманова. Без бердәм булып эшлибез һәм шулай эшләвебезне дәвам итәчәкбез дә”, - ди Тимур Сөләйманов.
“Әгәр дә мине министр урынбасары итеп билгеләсәләр, яшьләр оешмаларын, яшьләр министрлыгының стратегиясен, аның концепциясен, халыкара мөнәсәбәтләрне һәм мәдәниятара багланышлар мәсьәләләрен булдырыр идем, мәгълүмат һәм аналитика да минем вазифаларыма керер иде”, - дип җавап бирде Тимур Сөләйманов .
Фото: Лилия Туктарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Комментарий юк