“Яз гүзәле – 2018” югары уку йортлары конкурсының сайлап алу турына гаризалар кабул ителә
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанда унынчы “Яз гүзәле – 2018” югары уку йортлары арасындагы конкурска гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Яз...
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанда унынчы “Яз гүзәле – 2018” югары уку йортлары арасындагы конкурска гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Яз гүзәле” проекты җитәкчесе Алия Касыймова хәбәр итте.
“Без кызларның гаризаларын 14 февральгә кадәр кабул итәбез, шуннан соң сайлап алу туры үткәрәбез. Бу турда жюри 10 кызны сайлап ала. Кызлар финалга үтеп, әзерләнә башлыйлар. Быел безнең юбилей елы, яңа сәхнәгә чыгабыз. Конкурсның максаты - инде икенче ел катнашучыларга яңа белемнәр бирү”, - дип сөйләде Алия Касыймова.
Сайлап алу турында катнашучы кыз үзе турында сөйләячәк, жюри белән аралашачак һәм алдан әзерләп килгән вокал, хореография һәм башка сәнгать номерын күрсәтәчәк. Бу этаплар “Үз-үзеңне күрсәтү”, “Аш-су”, “Интеллект”, “Милли кием” һәм “Иҗат” конкурсларын үз эченә ала.
Конкурста катнашучыларга таләпләр:
- татар телен яхшы белү;
- сөйләм культурасы;
- зирәклек;
- грация һәм хәрәкәт пластикасы.
Чара Казан дәүләт энергетика университеты, Университетның студентлары һәм аспирантларының беренчел профсоюз оешмасы, тулай торак студентлар советы һәм “Идел” яшьләр үзәге ярдәмендә оештырыла.
Гаризаларны кабул итү 14 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурсның финал туры быел 6 мартта “Ак Барс” яшьләр үзәгендә узачак. Финалда татар һәм рус телләрендә сәхнәләштерелгән конкурс күренеше булуы көтелә.
"Татар-информ" былтыр Гүзәл Габбасова - "Яз гүзәле" бәйгесе җиңүчесе булды, дип хәбәриткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк